Тәүфикъ Сәлих улы Камалиев

 

 

Тәүфикъ Сәлих улы Камалиев

(1940-1980)

75 яшь

 

Тәүфикъ Камалиев (Тәүфикъ Сәлих улы Камалетдинов) 1940 елның 3 февралендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында туа. Алтынчы-җиденче сыйныфка кадәр туган авылы һәм Апае районының Кызыл Тау мәктәпләрендә укый. Җиденче сыйныфны Казанда тәмамлый. Аннары икееллык техник училищеда слесарьлык һөнәренә өйрәнеп, 1958-1961 елларда Казанның С.Горбунов исемендәге заводында слесарь-җыючы булып эшли. Бер үк вакытта кичке урта мәктәптә укуын дәвам иттерә. 1961—1966 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, озак еллар, гомеренең соңгы көннәренә кадәр (Т.Камалиев 1980 елның 13 февралендә кинәт вафат була), Татарстан телевидениесендә өлкән мөхәррир, С.Горбунов исемендәге авиация берләшмәсенең «Алга» исемле күптиражлы газетасында мөхәррир, «Ялкын» журналы, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Т.Камалиев әдәбиятка узган гасырның алтмышынчы еллары башында килә. Аның туган җир, яшьлек, студентлар тормышы, якташлары турындагы романтик яңгырашлы лирик шигырьләрен үз эченә алган «Ромашкалар эзлим» исемле беренче җыентыгы 1967 елда басылып чыга. Шуннан соң дөнья күргән «Сабыр канатлары сынмый» (1968), «Озата бармагыз» (1969) исемле җыентыклары тулысынча диярлек производство һәм эшчеләр тормышына багышланган. «Сезгә генә сөйлим» (1970), «Хәләл көчем белән» (1972), «Яшьлеккә кайту» (1978) исемле җыентыкларында да шагыйрь, үз темасына тугрылыклы калып, гади хезмәт кешеләренең уй-хис-ләрен шигъри юлларга салырга омтыла. Т.Камалиев — 1971 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 

 

Төп басма китаплары:

 

Ромашкалар эзлим: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. — 20 б. — 8000 д. Сабыр канатлары сынмый: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 56 б. — 6000 д.

Сезгә генә сөйлим: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. — 71 б. — 4000 д.

Хәләл көчем белән: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. — 80 б. — 5000 д.

Яшьлеккә кайту: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 63 б. — 3000 д.

Ак өметләр: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 136 б. — 1700 д.

 

Ижаты турында:

 

Маннапов Ш. Яшел килеш яфрак коелды... // Казан утлары. — 2000. — № 2. — 184-185 б. 

Нигъмәти И. Хәтердә исеме яңарды // Шәһри Казан. — 2000. — 16 март

 
Мы используем cookie
Во время посещения сайта МАУК Чекмагушевская ЦМБ вы соглашаетесь с тем, что мы обрабатываем ваши персональные данные с использованием метрических программ.
Я согласен
Подробнее...