Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Вәлиева Резеда

23.03.2023

Вәлиева Резеда

 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Душәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа.

Резеданың бала чагы hәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка hәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, тоташтан утыз дүрт ел (1952-1986) Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир хезмәтендә була.

Р.Вәлиева — нигездә, балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1960-2005 еллар арасында, бала­лар өчен аның тезмә hәм чәчмә әсәрләре — шигырьләре, поэмалары, жырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылан әсәрләре hәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

Балалар язучысы буларак, Р.Вәлиеваның иҗади уңышлары ватандарлык хисләрен чагылдырган, героик темаларны яктырткан поэмаларында («Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Канатлы жайдак», «Шагыйрь гомере» h.б.), шигъри әкиятләрендә hәм бигрәк тә кече яшьтәге балалар тормышына, хайваннар, кош-корт, җәнлекләр дөньясына багышланган лирик hәм юмористик шигырьләрендә ачык күренә. Бер үк вакытта аның иҗатында мәхәббәт лирикасы, җыр hәм проза жанрлары да лаеклы урын били («Язгы сулар», “Якты яр”, «Китмә, сөю!» җыентыклары). Нинди генә укучылар аудиториясен күздә тотып язмасын, шагыйрә кешеләр күңелен югары, гуманлы идеаллар белән рухландырырга омтыла. «Минем иҗатымда кызыл җеп булып сузылып барган төп тема — Мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә hәм ата-анага, өлкәннәргә — гомумән, кешелергә ихтирам, миhербанлык, игелеклелек хисләре», — дип билгели ул үзенең язучылык кыйбласын.

Р.Вәлиева — татар балалар әдәбиятын тәрҗемәләре белән дә баеткан каләм ияләренең берсе. Иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорында, алтмышынчы-җитмешенче елларда, рус яшүсмерләр hәм балалар әдәбиятыннан ул Н.Верзилинның яшел табигать серләре турында фәнни-популяр эчтәлектәге «По следам робинзонов» исемле китабын («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н.Поповның тарихи-биографик «Юность Андрея» («Андрейнең яшьлеге», 1960), Л.Смилянскийның «Сашко» (1961), Л.Воронкованың «Старшая сестра» («Дәу апа», 1965) повестьларын, А.Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), С.Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) исемле шигьри җыентыкларын татар теленә тәрҗемә итә.

Ул 1999 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

Р.Вәлиева — 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгьзасы.

 

Төп басма китаплары

 

Минем дусларым: шигырьләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1960. — 166.

Бака белән маймыл турында әкият: әкият-поэма. — Казан: Татар. кит. нәшр.,1962. —16 6.

Канатлы җайдак: шигырьләр hәм поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. —40 б.

Якты йолдызым: шигырьләр hәм поэма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. —72 б.

Зәңгәр иртә: шигырьләр, әкиятләр, поэмалар / кереш сүз авт. Г.Рахим. — Казан:Татар. кит. нәшр., 1980. — 240 6.

Якты яр: повесть, хикәяләр, әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 200 6.

Ялгыз аккош: шигырьләр, поэмалар, әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. —224 6.

Дәү әнигә барабыз: шигырьләр, әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. —110 6.

Китмә, сөю!: шигырьләр, җырлар, поэма. — Казан: Матбугат йорты, 1998. —

256 6.

Нәниләр китабы: бакча балалары өчен шигырьләр, әкиятләр, җырлы-биюле уеннар, сценарийлар, табышмаклар, җырлар. — Казан: Матбугат йорты, 2000. — 135 б.

Мыраубикә малае: шигырьләр, җырлар, поэма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. —126 б.

Ак песи: әкиятләр. — Казан: Раннур, 2000. — 48 б.

Зәңгәр алан әкияте. — Казан: Раннур, 2000. — 64 б.

Күңелем гөлләре: шигырьләр, җырлар, поэмалар (сайланма әсәрләр). — Казан: Идел-Пресс, 2002. — 416 б.

Кояшлы яңгыр: сайланма әсәрләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 655 б.

Якты Ярда калган балачак: сайланма әсәрләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. —296 6.

Мактанчык Кот-Кот: әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 62 б.

Сүрелмәс җырым син: шигырьләр, җырлар, поэмалар / кереш сүз авт. Ф.Галимуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 271 б.

 

Иҗаты турында

 

Ихсанова Л. Яңа китап — сөенеч // Шәhри Казан. — 1994. — 30 дек.

Әхмәтҗанов М. Куштирәкле туган җир җылысы // Мәдәни җомга. — 2000. —28 апр.

Рәшит Ә. Тәгәри китте йомгагым… // Шәhри Казан. — 2003. — 11 дек. Минhаҗева Л. Бәхетле иҗат иясе // Казан утлары. — 2004. — № 10. — 163-

165 6.