Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Шамил Шаһгали

23.03.2023

 

Шамил  Шаһгали

 

Шамил Шаhгали улы Миңлегалиев 1920 елның 9 июнендә Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Калмашбаш авылында крәстиян гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә. Чиләбе өлкәсендәге Аргаяш урта мәктәбен hәм Эстәрлетамак шәhәрендә берьеллык радистлар курсын тәмамлаганнан соң берникадәр вакыт үз белгечлеге буенча эшли. 1941 елның маенда Свердловск хәрби училищесына укырга китә. 1942 елның февраленнан ул — хәрәкәттәге армиядә: гвардияче рота командиры сыйфатында сугышларда катнаша, ике тапкыр яралана, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Ватан сугышы орденнары hәм медальләр белән бүләкләнә.

1946 елда армиядән кайткач, Ш.Шаhгали бераз вакыт Уфада Башкорт­стан Халык иҗаты йорты директоры булып эшли. 1949-1952 елларда К.Ти­мирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогика институтының тел hәм әдәбият бүлегендә укый. Шуннан соң ул озак еллар буе Башкортстанда hәм Татарстаннда Чирмешән район үзәге урта мәктәбендә тел hәм әдәби­ят фәннәре укыта. 1962-1964 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны hәм 1966 елда «Мосфильм» киностудиясе каршындагы режиссерлык курсларын тәмамлый.

Ш.Шаhгали үзенең «Бала бәхете — ана бәхете» исемле беренче пьесасын 1955 елда яза, ә илленче еллардагы колхоз авылы тормышын сүрәтләгән hәм ул заман өчен шактый үткен конфликтка корылган «Таң атканда» исемле икенче пьесасы (1956) белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә аяк баса (1959). Авторның шул ук те­атр сәхнәсендә 1962 елда куелган hәм нефтьчеләр тормышына багышланган «Без аерылышмабыз» драмасын да тамашачылар hәм театр тәнкыйте җылы каршылый. Драматургның производстводагы хезмәткә яисә гаилә тормышына бәйле рәвештә төрле әхлакый мәсьәләләрне драматургик чаралар белән хәл итүне максат итеп куйган «Яшьлек мәхәббәте» (1957), «Дуслык hәм мәхәббәт» (1963), «Тайга йолдызы» (1964), В.И.Ленинның Уфа чоры тормышына багышланган «Курай моңы» (1964) исемле пьесалары да алтмышынчы-җитмешенче елларда Татарстан hәм Башкортстанның профессиональ hәм халык театрлары репертуарына кертелә. «Тайга йолдызы», «Курай моңы», «Буран» драмалары, рус теленә тәрҗемә ителеп, Бөгелмә, Улан-Удэ hәм башка рус театрлары сәхнәсендә уйнала. Гомумән, 1955-1983 еллар арасында драматург өч дистәгә якын сәхнә әсәре иҗат итә hәм шуларның унтугызы  профессиональ татар, башкорт, рус, чуаш театрлары тарафыннан сәхнәгә куела.

Ул 1987 елның 15 гыйварында вафат була.

Ш. Шахгали- 1962 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китаплары:

 

Таң атканда: драма.- Казан: Татар. кит. нәшр., – 100 б.

Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975.- 119 б.

 

Иҗаты турында:

 

Гыймранова Д. Дуслык  hәм  мәхәббәт // Татарстан яшьләре.- 1963.- 5 окт.

Әпсәләмова Г. Дуслык  hәм  мәхәббәт //Кызыл таң (Өфө).- 1965.- 13 июль.