Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Гатауллин Рәшит

23.03.2023

Гатауллин Рәшит

Рәшит Кәшфулла улы Гатауллин 1938 елның 19 июлендң Башкортстан республикасының Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаилңсендң туа. Әтисе Кәшфулла Гатауллин 1941 елда сугышта hәләк булгач, әнисе Сәвиягә өч улын берүзе тәрбияләп кеше итәргә туры килә.

Рәшиткә дә бик яшьтән колхозда төрле эшләрдә эшләргә, анда комсомол секретаре вазифасын да башкарырга туры килә. Талбазы урта мәктәбен экстерн тәртибендә тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының татар hәм рус факультетында укый. Дүрт курстан соң Миякә районында Өршекбаш- Карамалы, Илчегол, Тамьян авылларында укыта, мәктәп директоры була. җитмешенче елларда исә туган районына кайтып, Калтай hәм Камышлы авылларында шулай ук мәктәп директоры вазифасын башкара. 1985 елдан ул Уфага килеп, татар телендә чыга торган “Кызыл таң” газетасында эшли, шунда әдәби хезмәткәр була. Уфада чыга торган газета- журналларда, ә 1966 елдан Казандагы “Казан утлары” журналында басыла. 1968 елда аның зур бәйләм шигырьләре “Беренче карлыгачлар” күмәк китабында дөнья күрә.

Сиксәненче еллар азагы hәм туксанынчы елларда ул инде актив яза, илдә барган үзгәрешләр турында мәкаләләре чыга, үзе исә Уфадагы татар милли татар хәрәкәтендә катнаша. Шигырьләре дә Уфа, Казан газета- журналларында даими басылып килә.

2008 елда шагыйрьнең 70 еллыгына Татарстан китап нәшрияты Рәшит Гатауллинның “Сагышлы моңнар” исемле сайланма шигырьләр китабын бастырып чыгара. Китапка җылы, әтрафлы кереш сүзендү Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Рәшит Гатауллинның үзенчәлекле язмышы, лирикасының миллилеге, ихласлыгы, традицияләргә тугрылыгы турында яза, татар шигъриятендә бу шагыйрьнең дә тагын бер яңа исем булып, әдәбият hәм укучы хәтерендә табигый, хаклы урын алып яшәячәгенә ышанычын белдерә.

Р. Гатауллин – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китабы:

 

Гатауллин Р. Сагышлы моңнар/төз. Р. Гаташ, Р. Гатауллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 223 б.