Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Зәйнуллин Зәки

23.03.2023

Зәйнуллин Зәки

Язучы, галим hәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин 1933 елның 10 июлендә Башкортстан Республикасының Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылында колхозчы гаиләсендә төпчек бала булып туа. Эстәрлебаш татар урта мәктәбндә укый. “Эстәрле” колхозында эшли. Күганакбаш 7 еллык татар мәктәбендә математика, физика, рус теле укыта.

Иркутск хәрби авиация- техник училещысында укып, техник- лейтенант дәрәҗәсен ала hәм 1955- 1958 елларда Ленинград хәрби округында самолет технигы булып хезмәт итә. Рига хәрби ракета инженерлегы югары училищесында укып инженер- ракетчик дәрәҗәсен алгач, ярты еллык курслар үтеп, атом эшли.

1967- 1970 елларда хәрби адъюнктурада (аспирантура) укый, кандидатлык диссертациясен яклый, аннары югары ракета училещысында укытучы hәм өлкән укытучы була.

З. Зайнуллинның беренче әдәби әсәрләре 1978 елда Серпухов шәhәрендә языла. Аннан соә бер- бер артлы бүтән хикәяләре hәм “Yрләр аша” исемле беренче повесте иҗат ителә. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында әле hаман Татарстаннан читтә яши биргән яшь авторның әлеге повестен hәм бер төркем хикәяләрен эченә алган тәүге китабы басылып чыга.

“Мәдрәсәләрдә китап киштәсе”, “Сугыш алды малайлары”, “Проводы полковника”, “Ник ямансу бу көзләр?”, “Агыйделнең аръягында”, “Һаваларда ялгыз торна” h.б. китаплар авторы.

1981 елда полковник дәрәҗәсен ала. 1985 елда докторлык диссертациясен яклый. Фән буенча үтә яшерен 68 хезмәте бар. Профессор. Берничә дистә проза әсәре hәм сәяси мәкалә авторы. Акмулла Һади Атласи бүләкләре иясе (2001), “Һаваларда ялгыз торна” дигән хикәяләр, повестлар китабы hәм актив иҗтимагый- публицистик эшчәнлеге өчен 2006 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

З. Зайнуллин – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары:

Yрләр аша: повесть hәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 128 б.

Сугыш алды маайлары: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 200 б.

Ник ямансу бу көзләр?: повестьлар, эссе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 343 б.

Агыйделнең аръягында: роман- кыйсса, роман, повесть. – Казан: Идел- Пресс, 2001. – 439 б.

Һаваларда ялгыз торна: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 352 б.

Проводы полковника: докум. Повесть. – Казан: Татар. кн. изд-во, 1992. – 111 с.

Иҗаты турында:

Бичуров Р. “Намусыма хыянәт итмәдем” //Я‹а аваз. – 1991. – № 1

Галимуллин Ф. Yр артында үрләр //Казан утлары. – 1992. – № 8. – 174- 177 б.

Баттал Ф. Карурманны чыккан чакта… //Мәдәни җомга. – 1997. – 27 июнь

Абдуллин З. Килер бер көн, сез моны аңларсыз //Шәhри Казан. – 1998. – 4 сент.
Мамаева Т. Чын полковник //Мәдәни җомга. – 1998. – 25 сент.

Шәрәфиев Якты сагыш //Казан утлары. – 1999. – № 7. – 179- 183 б.

Р¢шит Ә. Көрәшче //Казан утлары. – № 7. – 123-126 б.

Миңнуллин Т. Кылчыклы Зәки //Татарстан яшьләре. – 2003. – 10 июль.

Журналның Зәки Зәйнуллин иҗатына багышланган саны //Мәйдан. – 2003. – № 8. – 142-208 б.