Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Закир Һади

23.03.2023

Закир Һади

Язучы, мәгърифәтче, педагог Закир Һадиулла улы Һади 1863 елда Башкортстанның Бәләбәй өязе Ярмәкәй исемле татар авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында әтисеннән алгач, укуын Тымытык мәдрәсәсендә, аннары Касыйм шәhәрендәге Кастров мәдрәсендә дәвам иттерә. Озак еллар буе төрле өлкө hөм шөhөрлөрдө мөгәллимлек хезмәтендә була. 1922 елдан Касыйм шәhәрендәге мөгәллимлек хезмәтендә була. 1922 елдан Касыйм шәhәре янындагы Бимсала дигән авылда төпләнеп, гөмеренең ахырына кадәр шунда яши.

1885 елдан З. Һади Түбән Новгород шәhәрендә бер байның тире эшкәртү эшләрендә хезмәт итә. Күпмедер вакыт узгач, Касыйм шәhәрендә яңачарак укыта башлаган мәдрәсә ачылуын ишетеп, шунда китә. Аннары Касыйм шәhәреннән биш- алты чакырымдагы Татар Бае авылында җәдитчә укытучы мөгәллимнәр курсы ачылгач, шунда бара, аны тәмамлап, Мулта авылында мөгәллим була.

Язучы әсәрләрендә татар авылы тормышы мисалында укытудагы иске тәртипләрне, иске карашлы руханиларны тәнкыйтьли, хөр фикерле, мәгърифәтле идеал кеше образы аша заманга ярашлы белем алуның зарурилыгын, җәмгыятьтә  хатын- кызларга тигез хокук бирелергә тиешлеген яклап чыга.

З. Һади 1933 елда Касыйм районының Бимсала авылында вафат була.

Төп басма китаплары:

Бәхетле кыз: хикәя. – Оренбург, 1904. – 100 б.

Официант: хикәя. – Оренбург, 1904. – 40 б

Бәхетсез кыз: хикәя. – Оренбург, 1905.

Мәгъсүм: хикәя. – Оренбург, 1906. – 40 б.

Хәер дога: хикәя. – Оренбург,1906

Яңа әсхабе кяhаф. – Казан, 1908. – 20 б.

Җиhанша хәзрәт: хикәя. – Казан, 1908. – 64 б.

Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957.

Иҗаты турында:

Гайнуллин М. Закир Һади //Сов. әдәбияты. – 1963. – № 6. – 138 б.

Гайнетдинов М. Бишенче ел әдибе //Казан утлары. – 1983. – № 11. –166-169 б.

Әхмәтов Р. Закир Һади //Татар әдәбияты тарихы . – 2 т. – Татар. кит. нәшр., 1985. – 362- 376 б.

Гайнуллин М. Закир Хади //Сов. Татария. – 1963. – 21 ноября.