Зыя Мансур
Зыя Мансур
Шагыйрь Зыя Мансур 1916 елның 17 декабрендә Башкортстанның Дүртөйле районы Җитембәк авылында туа 1937 елда урта мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: Дүртөйле район газетасында башта – корректор, соңга табан әдәби хезмәткәр булып эшли. 1939 елда гаскәри хезмәткә алына hәм, Ватан сугышының беренче көннәрендә үк хәрби- пехота мәктәбенә җибәрелеп, 1941 елның ахырына аны тәмамлап чыга, аннары 1942 елның башыннан сугыш беткәнчегә кадәр хәрәкәттәге армиядә хезмәт итә, авыр сугышларда катнаша, яралана, фронтта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены hәм медальләр белән бүләкләнә.
Армиядән кайткач, З. Мансур 1946-1949 елның җәендә Казанга килеп, университетның филология факультетына укырга керә, ләкин ике елдан сәләмәтлеге начараю аркасында укуын ташларга мәҗбүр була hәм Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар редакторы булып эшли башлый. 1953- 1955 елларда З. Мансур “Чаян” журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасында, ә 1956 елдан фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Зыя Мансурның давыллы сугыш елларында Ватан азатлыгы өчен изге көрәшкә күтәрелгән совет солдатының патриот хисләрен, кичерешләрен чагылдырган лирик шигырьләре утлы- ялкынлы фронт тормышы шартларында- окопларда hәм солдат землянкаларында язылалар. Инде сугыш афәте бетеп, тыныч тормышка кайткач, шагырь дәртләнеп- ялкынланып иҗат җәенә чума. 1951 елда, университетта укыган чагында, аның “Язгы ташкыннар” исемле беренче шигъри җыентыгы дөнъя күрә, аннары ул ел аралаш диярлек яңа китап бирә бара. Гомумән, үзе исән чагында З. Мансурның ун җыентыгы басылып чыга. Бу китаплар укучылар тарафыннан җылы каршы алалар hәм әдәби тәнкыйтьтә дә, нигездә, уңай бәягә очрыйлар.
Зыя Мансур – иң беренче чиратта лирик шагыйрь. Иҗатына хас сыйфатлар – халыкчан гадилек, табигыйлек, оптимистик рух hәм кешелеклелек бигрәк тә аның лирик шигырьләрендә ачык гәүдәләнә. Шагыйрьнең тематикасы да киң. Яшьлек hәм мәхәббәт, туган ил, заман hәм буыннар язмышы, яшәүнең мәгънәсе, кешеләр арасындагы дуслык- иптәшлек hәм әхлак мөнәсәбәтләре – лирик шигырьләрендә шагыйрь әнә шулар турында уйлана, фикер йөртә.
Юмор- сатира – Зыя Мансур иҗатының шулай ук көчле якларыннан берсе. Тормышның ямен җибәрүче аерым типлар- карьеристлар, бюрократлар, исерекләр, халыкара сугыш h. б. шагыйрнең сатирик әсәрләренә төп материал хезмәтен үтиләр. Аларны тәнкыйтьләү өчен автор сатира жанрының төрле формаларына мөрәҗәгать итә.
З. Мансур – балалар өчен дә иҗат итә. Аның мәктәп тормышы, табигать күренешләре турындагы шигырьләрен, “Омтылу”, “Озын колак баласы Елак- Мылак” кебек поэма-әкиятләрен балалар әле дә яратып укыйлар.
Ул 1965 елның 11 ноябрендә Казанда вафат була.
З. Мансур – 1955 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы.
Төп басма китаплары:
Язгы ташкыннар: шигырьләр . – Казан: Татгосиздат, 1950. – 80 б.
Ләйсән: шигырьләр . – Казан: Татгосиздат, 1954. – 101 б.
Уйланулар: шигырьләр . – Казан: Татгосиздат, 1957. – 144 б.
Озын колак баласы Елак- Мылак . – Казан: Татар кит. нәшр., 1958. – 16 б.
Сайланма шигырьләр. – Казан: Татар кит. нәшр., 1959. – 284 б.
Этаплар китабы: сайланма әсәрләр/ кереш сүз авт. Г. Хуҗин. – Казан: Татар кит. нәшр., 1966 . – 192 б.
Yрләргә күңелем гашыйк: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар кит. нәшр., 1968. – 143 б.
Сайланма әсәрләр: поэмалар, шигырьләр, җырлар/кереш сүз авт. З. Мәҗитов. – Казан: Татар кит. нәшр., 1968. – 303 б.
В эту минуту: стихи /пер. с татар. Р. Сефа . – М.: Сов. Писатель, 1960. – 100 с.
Лейсан – весенний дождь: стихи /пер. с татар А. Никифорова . – М.: Сов. Россия, 1972. – 77 с.
Иҗаты турында:
Мәҗитов З. Шагыйрь җаны //Казан утлары . – 1973. – № 5. – 85-88 б.
Мәҗитов З. Бөтнек чәчәге//Шәhри Казан. – 1996. – 27 дек.
Шабаев М. Зыя Мансур //Казан утлары. – 1996. – №12. – 165- 166 б.
Рәхимов М. Шагыйрь- солдат//Ватаным Татарстан . – 1999 . – 1 окт.
Рәхимов М. Шагыйрь- солдат//Шәhри Казан. – 1999. – 1 окт.
Хуҗин М. Оныттылар … //Мәйдан. – 2004. – № 6. – 112-123 б.