Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Исмагыйль Рәмиев

23.03.2023

Исмәгыйль Рәмиев

Ерак ата- бабаларының нәсел шәжәрәсе буенча татарның мәшhүр шагыйрәләре Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) hәм Сәгыйть Рәмиевлар белән бер үк токымнан булган Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев 1895 елның 1 гыйнварында элекке Уфа губернасының Эстәрлетамак шәhәрендә дөньяга килә. Туган шәhәренең җәдит мәдрәсәсендә hәм мөгәллимнәр әзерләү мәктәбендә белем алганнан соң, әдәбият- сәнгатькә мәхәббәт аны татар мәдәнияты мәркәзе Казанга алып килә. Казандагы “Амур” кунакханәсендә хисапчы булып хезмәт иткәндә, анда яшәүче яки анда еш килеп йЇрүче күп кенә татар язучылары hәм сәнгать кешеләре белән якыннан таныша, аларның рухани тәъсирендә үзе дә беренче әдәби тәҗрибәләре белән көндәлек матбугатта катнаша башлый.

1915- 1917 елларда И. Рәмиев патша армиясендә хезмәт итә. Аннары, Февраль, Октябрь инкыйлаблары hәм Гражданнар сугышы чорында, гаскәри мөхбир сыйфатында Уфа, Бөгелмә, Самара, Оренбург шәhәрләрендә чыккан “Безнең юл”, “Кызыл яу”, “Кызыл йолдыз”, “Шәрекъ ярлары”, “Кызыл дөнья” кебек фронт газеталары редакцияләрнедә эшли hәм языша.

1925 елда И. Рәмиев Казанга күчеп килә hәм 1937 елга кадәр “Чаян” журналында әдәби хезмәткәр, Г. Ибрагимов җитәкләгән Гыйльми үзәктә әдәби мирасы бастырып чыгару комиссиясе сәркатибе, яңа татар әлифбасы “Яңалиф”җәмгыятенең hәм ул чыгарган шул ук исемдәге журналда җаваплы hәм техник секретарь, китап нәшриятендә хуҗалык мөдире урынбасары булып эшли.  Шушы елларда аның күп кенә юмор- сатира әсәрләре, тәрҗемәләре, методик мәкәләләре, терминология сүзлекләре hәм библиографик хезмәтләре басылып чыга.

Утызынчы еллар ахырында Татарстанда репрессияләр шаукымы көчәеп, җәза оешмалары татар зыялыларын берәм- берәм таш капычкка җыя башлагач, табигате белән тыйнак холыклы, хемәте урынында тәртипле, әмма әдәби- мөхәррирлек иҗатында милли мәдәният, китапчылык тарихына турыдан- туры мөнәсәбәте булган И. Рәмиев кулга алыну ихтималын үзе сизепме, әллә якын танышлары мәслихәте беләнме 1937 елның башларында Казаннан Урта Азия якларына китеп бара.

Тормышның ниди генә шартларында булса да, кайда гына яшәсә дә, Исмәгыйль Рәмиев үзенең яраткан шөгылен – әдәбият, мәдәният тарихыбызны җентекләп өйрәнүен, язылачак библиографик хезмәтләре өчен, замандашлары турындагы язмалары, истәлекләре өчен материаллар җыюын дәвам иттерә, мөмкинлек чыккан саен, Казанга вакытлыча эш белән килгән чакларында да, көчен- вакытын кызганмыйча, көннөр, атналар буе китапханәләрдә, файдалану рөхсәт ителгән архивларда казынып утыра.

1954 елда шәхес культы фаш ителеп, ил тормышында берникадәр иркенлек, демократик тәртипләргә таба авышу сизелә башлагач рәсми рәвештә гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителмәсә дә, асылда, иҗтимагый, мәдәни тормыштан читкә җибәрелгән, иҗади шәхес буларак “потенциаль ышанычсызлар” рәтендә йөртелгән И. Рәмиевкә дә матбугат мәйданы киңрәк ачылып китә. Моңарчы района газетасы битләрендә генә вак- төяк язмаларын бастыра алган әдип- журналистның исеме, төгәл егерме ел зур матбугаттан аерылып торганнан соң, 1956 елда яңадан “Совет әдәбияты” журналында күренә. Тора- бара ул бу журналның даими авторларыннан берсенә әверелә.

1958 елда исә әдип күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе булган hәм “Идел буе татарлары арасында китапчылык эше” дип аталган монографик хезмәтен бастырып чыгару өчен Татарстан китап нәшриятенә тәкъдим итә. Кулъязма укыла- тикшерелә, рецензияләнә, “Озак эзләнеп, җыеп килгән хезмәт нәтиҗәсе” буларак игътибарга дип табыла. Шул ук вакытта “Җитди кимчелекләре” дә күрсәтелә.

1965 елда китап “Истәлекләр. Татарча басма сүз” исеме белән укучылар кулына тапшырыла. Китапның чыгуын матбугат hәм әдәби җәмәгатьчелек шатланып каршы ала. Татар мәдәниятен, татар матбагачылык тарихын өйрәнүчеләр өчен ул шактый еллар буена ышанычлы бердәнбер җитди чыганак булып хезмәт итә.

И. Рәмиевнең иҗат мирасында юмор- сатира hәм сәхнә әсәрләре, хикәяләр, борынгы дини- дидактик әдәби ядкарьләргә пародияләр тәрҗемәләр дә байтак.

Исмәгыйль Рәмиев 1969 елның 28 декабрендә Казанда вафат була.

Төп басма китаплары:

Спекулянт бәете. – Уфа: “Кызыл яу” газ. нәшр., 1919. – 14 б.

Вакытлы татар матбугаты: альбом (1905- 1925) /кереш сүз авт. С. Атнагулов. – Казан: Гажур, 1926. – 232 б.

Имля сүзлеге. – Казан, 1928. – 148 б.

Татар теленең орфография сүзлеге /И. Кули белән бергә төзелгән. – Казан: Яңалиф, 1931. – 355 б.

Татар әдәби телендәге интернациональ сүзләрнең орфография сүзлеге. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 165 б.

Истәлекләр. Татарча басма сүз. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 130 б.

Әдәби сүзлек /соавт. Р. Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 399 б.

Иҗаты турында:

Садретдинов Ш. Yткәннәр белән очрашу //Казан утлары. – 1966. – № 6. – 139- 143 б.

Галиев Ш. Язмышында гасыр гасыр таныла //Шәhри Казан. – 199. – 5 гыйнв.

Даутов Р. Мәдәниятебез фидакяре //Татарстан хәбәрләре. – 1995. – 22 март.