Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Кәрим Әмири

23.03.2023

Кәрим Әмири

ХХ гасырда яшәгән шагыйрь hәм драматург Кәрим Әмири (Кәрим Хөсәен Әмиров) 1893 елның 28 декабрендң Уфа губернасы Бөре Өязе Тәтешле волосте Бүлкайпан авылында, мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала hәм укуын мәдрәсәдә дәвам итә. Ул вакытта Бүлкайпан авылында ике мәчет hәм мәдрәсә була. Мөстәкыйль хезмәт юлын 1909 елда туган авылында укытучы сыйфатында башлап җибәрә. 1910- 1914 елларда Уфа губернасы Борай волосте Чишмә авылында hәм 1914- 1918 елларда Мордовиядә, Тарбиев районы Татар Юнек авылында балалар укыта.

К. Әмири 1918 елның җәендә “Кызыл көрәшче” газетасында корректор hәм әдәби хезмәтк¢р булып эшли. Шул ук елның көзендә Казанга кайта, укытучылык эшен дәвам иттерә hәм матбугат органнарында (“Эш”, “Кызыл Армия”, “Татарстан хәбәрләре”, “Татарстан”) эшли.

Әдәбият мәйданында К. Әмиринең исеме 1913 елда ук “Шура” журналында басылган шигырьләре белән күренә башлый. Октябрь инкыйлабыннан соң, гражданнар сугышы hәм НЭП чорларында, аеруча актив яза: газеталарда hәм журналларда аның бер- бер артлы шигырьләре hәм поэмалары (“Даhи”, “Ике дус”, “Идел буенда”, “Шәрекъ сахрасы”, “Сулган чәчәк”, “Ачлык көннәрендә”, “Бабай” h.б.) басылып чыга. Каләмен драматургия жанрында да  сынап карый: борынгы болгар- татар шагыйре Кол Галинең мәшhүр “Кыйссаи Йосыф” әсәре сюжетына нигезләп язган “Йосыф белән Зөләйха” трагедиясе 1922 елда Татар дәүләт театры сәхнәсендә  куелып, театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан уңай бәяләнә. Яшь драматургның мещанлык күренешләрен оста фаш иткән, үз чоры өчен актулаь яңгырашлы “Печән базары” (1925), “Казан кызы” (1925) hәм 1905 ел вакыйгаларына багышланган “Пайтәхет җәлладлары” (1925) пьесалары да 1925- 1928 елларда театр сәхнәләрендә уңыш белән бара.

Шул ук егерменче еллар дәвамында әдипнең Уралда беренче коммуналар төзү hәм гражданлык чоры вакыйгаларын яктырткан “Урал баласы” (1930) исемле повесте, балалар өчен “Завод мәктәбендә” (1925), “Фабрик баласы” (1925), “Югалган  малай” (1927) кебек хикәя китаплары hәм “Кәрим Әмири шигырьләре” исеме белән зур гына сайланма җыентыгы басылып чыга.

Афәтле, катлаулы утызынчы еллардан башлап К. Әмиринең иҗат активлыгы бермә- бер сүрелә, аңа, нахак гаепләрдә гаепләнеп, сәяси тоткын, сөрген җәфаларын кичерергә туры килә. Һәрхәлдә, балаларга атап язылган “Музыкант” (1938) исемле озын хикәясен, “Ак кәҗә” (1938) исемле әкият- поэмасын hәм Ватан сугышы елларындагы “Көрәш җырлары” (1942) дигән шигъри җыентыгын исәпләмәгәндә, әдипнең соңгы утыз еллык иҗат мирасында игътибарга лаек бүт¢н әсәрләр күренми.

Ул 1962 елның 28 гыйнварында Казанда вафат була.

К. Әмири – 1939 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары:

Печән базары: комедия. –Казан: Татар. матбугат- нәшр. комбинаты, 1925.–76 б.

Пролетариат моңнары: шигырьләр. – М.: Нәшрият, 1926. – 23 б.

Казан кызы: комедия. – Казан: Татар. дәүл. Нәшр., 1928. – 56 б.

Кәрим Әмири шигырьләре. – 1 кисәк. – Казан: Яңалиф, 1929. – 76 б.

Урал баласы: хикәя. – Казан: Яңалиф, 1929. – 76 б.

Ак кәҗә: әкият. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 32 б.

Көрәш җырлары. – Казан: Татгосиздат, 1942. – 46 б.

Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 218 б.

Югалган малай: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. н¢шр., 1962. – 32 б.

Таң вакыты: сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 208 б.

Иҗаты турында:

Бадыйкшан Л. Аның исеме онытылмасын! //Шәhри Казан. – 2003. – 21 ноябрь.