Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Кәшфи Басыйров

23.03.2023

Кәшфи Басыйров

Хикәяләр авторы hәм тәрҗемәче Кәшфи Басыйров 1906 елның 17 апрелендә хәзерге Башкортстан Республикасының Бәләб¢й районы Мәтәүбаш авылында туа. 1917- 1921 елларда Бәләбәй шәhәрендәге алты еллык рус- татар мәктәбендә 1922- 1927 елларда Бәләбәй педагогия техникумында укый, аннары алты ел чамасы Дүртөйле (Башкортстан), Кукмара (Татарстан) төбәкләре авылларында балалар укыта. 1934 елның көзеннән 1942 елга кадәр Татарстан дәүләт нәшриятенең  матур әдәбият бүлегендә кооректор, техник редактор hәм тәрҗемәче булып эшли.

1942 елның гыйварында К. Басыйров армиягә алына hәм 1943 елның 16 гыйнварында фашистларга каршы сугышта hәләк була.

Кәшфи Басыйров әдәбиятка хикәяче булып килә. Аның “Сәлимҗан”, “Алар онытмыйлар”, “Авылда” исемле беренче хикәяләре 1925 елда басылып чыга. Аннан соң “Безнең юл” журналында “Минем сөюем” дигән шактый күләмле әсәре, утызынчы елларда “Казан утлары”, “Азат хатын” журналларында “Ликвидаторлар”, “Секретарь”, “Көзге юллар буйлап” исемле, нигездә, авылдагы күмәкләшү чоры вакыйгаларын тасвирлаган хикәяләре дөнья  күрү. Соңыннан, 1958 елда, бу хикәяләр “Танышлар” исемле аерым җыентыкка тупланып яңадан басылып чыга.

К. Басыйровның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге аеруча мактауга лаек. Кыска гына иҗат гомере эчендә ул татар теленә шактый гына матур әд¢бият әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Ю. Лебединскийның “Неделя” 1936, немец язучысы В. Бредельнең “Испытание” 1936, М. Лермонтовның “Герой нашего времени” 1937, Н. Гогольнең “Мертвые души” 1947 романнары, В. Короленко, А. Чехов h. б. рус язучыларының әсәрләре бар.

К¢шфи Басыйровның аерым тәрҗемәләре (мәсәлән, Н. Гогольнең “Yле җаннар” ы) китап булып вафатыннан соң гына басылып чыга.

 

Төп басма китаплары, тәрҗемәләре:

Танышлар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 115 б.
Житков Б. Фил турында /К. Басыйров тәрҗ. — Казан: Татгосиздат, 1935.— 21 б. 15000. О слоне.

Шул ук.— Казан: Татгосиздат, 1939.— 20 б. 4150. То же.

Бредель В. Сыналу: Роман /Г. Хәбиб һәм К. Басыйров тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1936.—363 б. 10000. Испытание.

Либединский Ю. Бер атна /К. Басыйров тәрҗ.—Казан: Татгосиз-лат, 1936.—160 б. 7000. Неделя.

Лермонтов М. Безнең заман герое /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1937.—215 б. 10000. Герой нашего времени.

Катаев В. Мин —хезмәт халкы улы: Повесть /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1938.—136 б. 10000. Я — сын трудового народа.

Лермонтов М. Сайланма әсәрләр /К. Басыйров һәм Ш. Маннур тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1938.—59 б. 9000. Избранные произведения.

Паустовский К. Колхида /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1938.—127 б. 10145. Колхида.

Серафимович А. Ут эчендә: Хикәяләр/К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1939.—135 б. 10000. В огне.

Тульц Д. Индеец малае Синопа/К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгос-«здат, 1939.—80 б. 10000. Синопа — сын индейца.

Байдуков Г. Котып аша Америкага /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1940.—32 б. 10000. В Америку через Северный полюс.

Чехов А. Хикәяләр /И. Гази, К. Басыйров, Г. Бикбулатов һәм А. Камский тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1940.—198 б. Рассказы.

Водовозов Н. Миклухо-Маклай /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 174 б. 5070. Миклухо-Маклай.

Дубинский И. Михеевларнын танк экипажы /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 20 б. 3075. Танковый экипаж Михеевых.

Ильин М. Кичә һәм бүген. Ватан турында хикәяләр /К. Басыйров һәм X. Гафаров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1941.—23 б. 5000. Вчера и сегодня.

Короленко В. Елга шаяра /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1946.—40 б. 11157. Река играет.

Лермонтов М. Максим Максимыч /К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1946.—16 б. 5159. Максим Максимыч.

Чехов А. Хикәяләр /С. Фәйзуллин, И. Гази, К- Басыйров, С. Әдһәмова һ. б. тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1946.—160 б. 10195. Рассказы.

Гоголь Н. Үле жаннар: Поэма /К. Басыйров тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1947.—296 б. 10000. Мертвые души.

Короленко В. Утлар: Хикәяләр /Г. Шамил һәм К. Басыйров тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1947.—84 б. 10165. Огни.

Чехов А. Сайланма әсәрләр. Т. 1. /И. Гази, Г. Шамуков, М. Ђмир, К. Басыйров һ. б. тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1951.—384 б. 10000. Избранные произведения.

Чехов А. Сайланма әсәрләр /И. Гази, Г. Шамуков, М. Әмир, К. Басыйров һ. б. тәрҗ.—Казан: Татгосиздат, 1953.—232 б. 10000. Избранные произведения.

Лермонтов М. Сайланма әсәрләр /К. Басыйров, М. Әмир, С. Урайский тәрҗ.— Казан: Таткнигоиздат, 1956.—435 б. 4000. Избранные произведения.

 

Иҗаты турында:

Кәшфи Басыйров (1906—1943): [Биогр. белешмә].—Кит.: Алар сафта /Тез. С. Шакир. Казан, 1961, 93—94 б.

Гыйззәтуллин Н. Язучы истәлегенә.— Казан утлары, 1966, № 4, 145—147 б.

Гыйззәтуллин Н. Язучы һәм тәрҗемәче.— Соц. Татарстан, 1966, 16 апр.