Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Мостафин Эдуард

23.03.2023

Мостафин Эдуард

 

Эдуард Госман улы Мостафин 1945 елның 31 гыйнварында Башкортстаның Краснокама районы Кәс авылында туып, Саузда тәрбияләнеп үсә. Яшьтән шигърияткә, гаделлеккә омтылып үскән егет урта мәктәпне тәмамлап берничә ел үткәч, Татарстанга килеп, Казан дәүләт университетының журналистка бүлегенә укырга керә. Ләкин анда бер- ике ел укыгач, ул тормыш мәктәбенә китәргә мәҗбүр була: Урта Азиядә, Уралда була. Игорка портында, Казанның бер кино күрсәтүче оешмасында рәссам булып эшли, төрле эшләр башкара.

Тумышы белән шагыйрь җанлы Эдуард, кая гына барса да, гомере буена яшьлек гыйшкы – шигърияткә тугрылыклы булып кала.

Шагыйрь өч шигырь җыентыгын дөньяга чыгара. Халкыбызның каhарман милли- азатлык көрәшчесе Батыршаның тормыш hәм көрәш юлы турында тирән фәлс¢фи- эстетик фикерләрен чагылдырган “Батырша” поэмасын яза. Укучылары hәм каләмдәшләре арасында үзен талантлы заман шагыйре итеп таныта.

Туксанынчы еллар азагында Э. Мостафин үз фатирыннан читләштерелеп, йортсыз- җирсез кала. Төрле җирләрдә кунып йөрергә  мәҗбүр була. 1997 елда көннәрдән бер көнне бөтенләй дә югала. Э. Мостафинның үлгән вакыты да, үлгән урыны да төгәл мәгълүм түгел.

Э. Мостафин – 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары:

Бишенче фасыл: шигырьләр. – Казан: Татар кит. нәшр., 1979. – 128 б.

Ут. Кәгазь. Каләм: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 208б.

Иҗаты турында:

Зөлкәрнәев Ф. Тау артында- офыклар//Соц. Татарстан. – 1979. – 21 окт.

Арсланов Н. Яшь шагыйрнең уңышы //Татарстан яшьләре. – 1980. – 7 июнь

Хуҗин Р. Ялгызлыктан – халыкка, халыкка! //Казан утлары. – 1993. – № 1. -178- 180 б.

Яhудин Э. Эдуард Мостафин //Шәhри Казан. – 2002. – 23 авг.

Мәхмүдов Ә. Дөньяны таң ташлап китмәс… //Шәhри Казан. – 2005. – 28 гыйнв.

Зарипов Р. Изге җан, сизгер җан булсаң… //Татарстан яшьләре. – 2006. – 3 окт.

Нәҗмиев Т. Ерак буыннардан килгән серлелек //Татарстан яшьләре. – 2006. – 28 окт.