Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Наилә Миңнеханова

23.03.2023

Наилә  Миңнеханова

Наилә Наил кызы Миңнеханова 1955 елның 20 августында Башкортстанның Туймазы шәhәрендә туа. Төмәнәкнең сигезьеллык, Туймазының 1 урта татар- интернат мәктәбен тәмамлап, Әгертамак авылында клуб мөдире булып эшли башлый. 1974 елда Мәскәү халыкара сәнгать университеты курсларында белем ала 1985 елда Уфа китапханәчеләр техникумын тәмамлый. Бүгенге кондә Туймазы медицина пыяла заводында рәссам булып эшли. Рәссам- бизәүчеләр арасында оештырылган төбәкара бәйгеләрдә берничә мәртәбә призлы урыннар яулый, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бәләкләнә.

Наилә 1998 елда Бәләбәйдә ел саен уздырылган төбәкара шигърият фестивалендә лауреат була. Шигырьләре дүрт телдә нәшер ителә торган “Йәйгор – 1999”, “Йәйгор – 2000”, “Йәйгор – 2002”, “Йәйгор – 2004”, “Йәйгор – 2005” күмәк җыентыкларында, “Башкортстан туган җир генәм” дип аталган 1 – 2 сыйнфлар өчен сыйныфтан тыш уку өчен чыгарылган дөреслектә дөнья күрә. 2004 елда “Башкортстан укытучысы” журналында укучыларга Н. Миңнеханова иҗаты буенча төзелгән сыйныфтан тыш дәрес – Ф. Әхмәтованың “Колагымда hаман бишек җыры” исемле фәнни хезмәте тәкъдим ителә.

Н. Миңнеханова – 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китаплары:

Сөю ташы: шигырьләр. – Яр Чаллы, 2003. – 96 б.

Наз сүрәсе: шигырьләр. – Бәләбәй, 2003. – 79 б.

Күркә җиләк: балалар өчен шигырьләр. – Яр Чаллы, 2003. – 48 б.

Хезмәтче җил: балалар өчен шигырьләр. – Бәләбәй, 2003. – 48 б.

Фәhемле сүз – үтемле: әйтелмәгән әйтемнәр. – Бәләбәй, 2003. – 38 б.

Сүз җәүhәр дә, хәнҗәр дә: әйтелмәгән әйтемнәр. – Туймазы, 2004. – 55 б.

 

Иҗаты турында:

Мостафин Ш. Кояшка тартыла гөлләр //Казан. – 1997. – № 3-4. – 41 б.

Әхмәт Г. Яшерен хисләремне бүләк итәм //Татарстан хәбәрләре. – 2002. – 3 февр.

Низамов Р. Җитди уйланырга ирек куя //Кызыл таң. – 2003. – № 17. – 3- 5 стр.

Салихова З. Агымга каршы йөзүче шагыйрә //Бәләбәй хәбәрләре. – 2003. – №3.