Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Нәҗибә Сафина

23.03.2023

Нәҗибә Сафина

Нәҗибә Әхмәтнур кызы Сафина 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк- Каен авылында туа. Туган авылында сигезеллык, Карманда урта белем ала. КДУ ның тарих филология факультетын тәмамлап, 1972 елда Кама Тамагы районы Балтач авылына татар теле hәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми, 1973 елның башында ул Чистай шәhәренә күченә. Берникадәр вакыт мәктәптә рус телен hәм әдәбиятын укыта, аннары бер ел Чистай педагогия училещысында балалар әдәбияты hәм сәнгатьле уку дәресләре алып бара. Шул елларда Чистай районы газетасында  аның беренче шигырьләре күренә башлый.

Нәҗибә Сафина 1975 елда Башкортстанга әйләнеп кайта. Краснокама районы үзәгендә – Нефтекамск шәhәрендә нәшер ителә торган “Вперед” исемле  район газетасында тәрҗемәче; кореспондент, бүлек мөдире, радиотапшырулар редакторы булып эшли. Район hәм Нефтекама иҗат көчләренең “Акчарлак”, “Инеш”, әдәби берләшмәләренә нигез сала. Шул елларда шигырьләре Башкортстан матбугатында даими дөнья күрә, “Яшь көчләр” (Уфа), “Кызлар җыры” (Казан) җыентыкларына кертелә. Берара әдәби мөхиттән  бөтенләй үзгә булган урыннарда – Нефтекама автозаводында слесарь- токарь, мастер; “Башнефтепромстрой” идарәсендә техник кабинет җитәкчесе булып та эшләргә туры килә. Берничә ел “Китап сөючеләр” җәмгыятен җитәкли.

1990 елда Казанда “Шәhри Казан” газетасында эшли башлый. Н. Сафинаның ялкынлы публицистикасы, шигърияте тиз арада үз укучысын таба.

Ул 1992-1995 елларда “Сөембикә” журналында сәясәт бүлеге редакторы булып эшли.

Нәҗибә Сафинаның шигърияте – заманның көрәш ялкыны белән сугарылган милли рухлы, гамьле шигърият. Шигърияте кебек, аның публицистикасы да милләтне борчыган җитди мәсьәләләрне кыю күтәрүе, принципиаль фикер- карашлары белән үзенчәлекле. Нәни укучылары арасында исә шагыйрә мажаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиәтләре, шигырьләре тупланган “Кош теле”, “Мәче фәлсәфәсе”, “Аккош күле”, “Камка hәм яфрак капка” исемле китаплары белән мәгълүм.

1997 елдан ТР Язучылар бүлеге берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китаплары:

Кош теле: шигырьләр.- Казан: татар. кит. нәшр., 1996. – 30 б.

Таң кошы: шигырьләр.- Казан: татар. кит. нәшр., 1997. – 128 б.

Мәче фәлсәфәсе: шигырьләр.- Казан: татар. кит. нәшр., 2000. – 20 б.

Аккош кәле: шигырьләр. – Казан: Идел- Пресс, 2000. – 20 б

Әгәр дә уйлаганда …: шигырьләр.- Казан: татар. кит. нәшр., 2002.- 191 б.

Без- шигырь, тормыш – проза: шигырьләр. – Казан: татар. кит. нәшр., 2004. – 207 б.

Камка hәм яфрак капка: шигъри әкият. – Казан: Идел- Пресс, 2004. – 16 б.

Иҗаты турында:

Вәлиев М. Әдәбият хәлләре//Шәhри Казан . – 1992.- 30 гыйнв.

Сәгъдәтулла Ш. Куш йөрәкләр дә бар//Шәhри Казан. – 1997. – 6 июнь

Гадел Ә. Шагыйрь авазы //Мәгърифәт. – 1998. – 30 май

Гарипова Х. Зарларымны кысам – җыр чыга…//Мәдәни җомга. – 1998. – 11 дек.

Батулла Р. Өметсез шайтан //Шәhри Казан. – 1999 . – 5 февр.

Зөлфәт. Пар аккошлар арасында … //Казан утлары . – 1999 . – № 3. – 108 б.

Хуҗин Ф. Шигырьләре артыннан үзе кайтты //Татар иле. – 1999 . – апр.

Ханов Ф. Торса икән дөнья изге уй корудан… //Кызыл тан. – 1999. – 19 май

Рәшит Ә. Коеп кына куя шигырьне //Заман. – 1999 .- 28 май

Гарипова Х. Җыр булып исәсе килә җаннарның ярасына … //Мәдәни җомга . – 2002. – 9 авг.

Исламов Ф. Халкына мәдхия җырлаучы шагыйрә //Татар иле . – 2003. – №32 (авг.)

Гамбәр Н. Таң кошы – таңда йокламый //Казан утлары. – 2004 . – № 3 . – 78- 79 бит.