Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Риза Шәфи

23.03.2023

Риза Шәфи

Риза Шәфи (Риза Закир улы Шәфиев) 1923 елның 20 февралендә Башкортстанның Кыйгы районы Yрге Кыйгы авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле hәм әдәбияты факультетына укырга керә. Әмма өмет- хыялларын дәhшәтле сугыш өзә. 1941 елның 22 июненнән үк ул – Ульяновскидагы хәрби училище курсанты. Соңыннан хәрби академия тәмамлый. Хәрби инженер буларак хезмәтен дә иҗади эштә: фәнни- тикшеренү институтында башлап җибәрә. Алга таба да аны хәрби техниканың иң яңа төрләрен булдыру, күпләп җитештерү хәстәре белән шөгыльләнгән фәнни оешмалар, заводларга тәгаенлиләр. куәтле ракеталарны булдыру хәстәре белән шөгыльләнгән фәнни оешмалар, заводларга тәгаенлиләр. Куәтле ракеталарны булдыру хәстәренә дә ул беренчеләрдән булып билгеләнә. Хәрби хезмәткә утыз ел гомерен бирә.

Хәрби хезмәттән киткәч кенә, аңа балачак хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек ачыла. Казан, Уфа, Ижау шәhәрләрнедә бер- бер артлы шигъри әсәрләре, мәкаләләре, китаплары басылып чыга. Ул елдан- ел шигъри иҗат камиллеген үстерә.

Укучыларына лирик шигырьләрен, юмор- сатира үрнәкләрен, әйтем-мәкальләргә тартым икеюллыкларын hәм хикмәтле сүзләрен, милләтебезнең узганнары белән горурланып, бүгенгебез, киләчәгебез өчен хафаланып язган әсәрләрен бүләк итә.

Ул 2004 елның 3 декабрендә Воткинскида вафат була.

Р. Шәфи – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары:

Каен, Чыршы hәм Кисәү: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 12 б.

Синең җылы кулларың: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 95 б.

Иң матур чагың: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 80 б.

Җан җылысы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. н¢шр., 1989. – 80 б.

Җомак әйтәм, җавап көтәм: табышмаклар. – Казан: Татар. кит. н¢шр., 1991. – 16 б.

Офыклардан офыкларга: шигырьләр. – Ижау: Ижау полиграфкомбинат, 1999. -385 б.

Тауларым иңендә таулар: шигырьләр. – Ижау: Ижау полиграфкомбинат, 2004. – 384 б.

Ижаты турында:

Хәким С. Шинельле шагыйрь //Шәhри Казан. – 1998. – 19 июнь

Гаташ Р. Риза Шәфигә 80 яшь //Казан утлары. – 2003. – № 2. – 179 б.

Хәким С. Юбилей уңаеннан//Шәhри Казан. – 2003. – 7 март.