Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Саҗидә Сөләйманова

23.03.2023

Саҗидә Сөләйманова

Саҗидә Гадельша кызы Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортстан АССРы Яңавыл район үзәгендә туа. 1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел балалар укыта hәм Башкорт педагогия институтына укырга керә. Укытучы hөнәре алганнан соң, Башкортстанның Әбҗәлил районында, Татарстаның Минзәлә шәhәрендә балалар укыта. 1955 елны Әлмәт шәhәренә күчеп килә, анда укытучы, лектор, шәhәр радиоүзәге редакторы булып эшли.

1963 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә hәм 1973 елдан профессиональ язучылык эше белән шөгыльләнә.

Шагыйрә 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәhәрендә вафат була.

Саҗидә Сөләйманова иҗады татар поэзиясендә күренекле урын алып тора. Шагыйрә замандашларының лирик хисләрен тирән поэтик алымнар белән чагылдырган күп кенә поэмалар, шигырьләр, җырлар иҗат итте.

Ул шулай ук балалар әдәбияты hәм проза өлкәсендә дә актив эшли.

Шагыйрәнең аерым шигырьләре рус, украин, үзбәк, азербайҗан hәм башка милли телләргә тәрҗемә ителде.

 “Азат хатын” журналы редколлегиясе әгъзасы hәм Әлм¢т әдәбият берләшмәсе җитәкчесе буларак, Саҗидә Сөләйманова яшь авторларны эзләп табу hәм тәрбияләүгә күп көч салды. Аңа 1980 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

 

Төп басма китаплары:

Кыр казлары: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 51 б.

Кем уяткан Ләйләне: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964 . – 15 б.

Бәхетне үзем табам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 63 б.

Юллар, уйлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 63 б.

Яшәү хакы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970 . – 79 б.

Фал китабы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 62 б.

Мәхәббәт сынавы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 174 б.

Кызыл каурыйлар: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 144 б.

Гөлбадран: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 188 б.

Бер сәяхать хакында хикәят: повесть, хикәял¢р, очерклар, мәкаләләр, юлъязмалар/төз. Ә. Маликов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 319 б.

Тормыш, исәнме!: шигырьләр, поэмалар / төз. hәм кереш сәз авт. Ә. Маликов. – Казан: Рухият, 1998, – 511 б.

Голубое небо: стихи, поэма/пер. с татар. Г. Глазова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – 109 с.

Предсказание: стихи, поэмы /пер. с татар. Л. Щипахиной. – М.: Сов. Писатель, 1977. – 118 с.

Красные перья: стихи/пер. с татар. Л. Щипахиной. – М.: Современник, 1978. – 77 с.

Дикая рябина: повесть и рассказы /пер. с татар. М. Шилова. – М.: Современник, 1986. – 191 с.

Со звездами наедине: стихи/сост. А. Маликов. – Казань: Татар. кн. изд- во, 2006. – 240 с.

Иҗаты турында:

Гәрәй Р. Җырлап үтик еллар аркылы //Казан утлары. – 1967. – № 3. – 146- 147 б.

Хәйруллин Х. “Мәхәббәт сынавы” үтә //Казан утлары. – 1976. –  № 1. – 157 – 160 б.

Акмал Н. Кеше барыбер кошлар нәселеннән //Мәдәни җомга. – 1997. – 16 май.

Сәйфуллина Ф. Тирән мәгънәле, бай хиссиятле мирас //Мәгариф. – 1997. – № 12. – 16- 19 б.

Миңлебаев К. “…Ахматова түгел мин, бүтән” //Мәдәни җомга. – 2000. – 16 июнь

Сәлах Ә. Күкрәүләре hаман яңгырый //Мәйдан. – 2003 . – № 7. – 95 – 99 б.

Акмал Н. Шагыйрьлеккә хөкем ителгән зат //Мәдәни җомга. – 2006. – 15 сент.

Бәйрәмова Г. Җырланмаган җырлар ни сөйли? //Казан утлары. – 2006. – № 10. – 176 – 178 б.