Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Шәфиев Исмәгыйль

23.03.2023

Шәфиев Исмәгыйль

Исмәгыйль Шәфи улы Шәфиев 1913 елда Башкортстан республикасының Кыйгы районы Yрге Кыйгы авылында ярлы крәстиян гаиләсендә туа. 1929 елда туган авылындагы җидееллык мәктәпне hәм 1933 елда Уфа педагогия рабфагын тәмамлаганнан соң, 1935 елга кадәр Кыйгы МТСы газетасында, аннары шул районның төбәк газетасында редактор урнбасары булып эшли. 1935-1937 елларда Ерак Көнчыгышта армиядә батарея командиры булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казан укытучылар институтында укый. Соңыннан Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылына укытучы итеп җибәрелә.

И. Шәфиев көндәлек матубгатта басылган лирик шигырьләре белән сугыш алды елларында үзен өметле яшь шагыйрь итеп танытып өлгерә. 1941 елның язында ул Татарстан китап нәшриятенә бастырыр өчен үзенең беренче шигырьләр җыентыгын да тапшырган була, ләкин сугыш башлану сәбәпле, җыентык дөнья күрми кала.

И. Шәфиев – Такташ поэтик мәктәбе йогынтысында яза башлаган шагыйрьләрдән. Вакыйга күренешләрне данлы, динамикалы итеп күрсәтү, лирик җылылык, музыкальлек – аның шигырьләрен матурлый торган үзенчәлекле сыйфатлар.

Аның фронтта чагында язган шигырьләре фронт газеталарында hәм Казанда “Совет әдәбияты” журналы битләрендә басыла.

И. Шәфиев Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә hәм лейтенант- танкист сыйфатында күп кенә сугышларда. Ул 1943 елның 17 сентябрендә Смоленск өлкәсенең Кузьмиченко авылы янында батырларча hәләк була.

Сугыштан соңгы чорда яшь шагыйрнең  иҗатыннан аерым үрнәкләр “Татар поэзиясе антологиясе” ндә (1956) hәм “Җыр hаман яңгырый” 1956, “Алар сафта” (1961, 1985) исемле күмәк җыентыкларда басылып чыга.

Иҗаты турында:

Исмәгыйль Шәфиев /төз. Ә. Кәримуллин, Н. Юзиев. Җыр hаман яңгырый. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 140 б.

Шакир С. Солдат- шагыйрь //Татарстан яшьләре. – 1961. – 9 май.