Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Әдип Маликов

23.03.2023

Әдип Маликов

Шагыйрь, прозаик Әдип Малик улы Маликов 1921 елның 16 августында Башкортстанның Яңавыл районы Югары Чат авылында мөгаллим гаиләсендә туа. Башлангыч белемне ул үз әтисеннән ала, бишенче сыйныфтан башлап күршедәге Ямады авылы мәктәбендә укый. 1934 елда әтисе Малик Гарифуллин Аксәет мәктәбенә укытучы итеп күчерелгәч, әдип анда – ике ел, аннан Яңавыл урта мәктәбендә бер ел укып, сигез сыйныфны тәмамлый hәм Пермь шәhәрендәге Татар педагогия училищесының икенче курсына укырга керә. Училищеда укыган чорда әдәбият белән ныклап кызыксына башлый, студентларның әдәби иҗат түгәрәге эшләрендә актив катнаша, кулъязма әдәби журнал чыгаруны оештыра, аның җаваплы мөхәррире була. Шул елларда Татарстан, Башкортстан, Пермь өлкәсе татар көндәлек матбугатында яшь каләм тибрәтүченең беренче шигырьләре басылып чыга.

1939 елда училищены тәмамлагач, Ә. Маликовны Пермь өлкәсенең Барда районы Солтанай авылы җидееллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми – шул елның көзендә аны армиягә алалар. Ватан сугышы башлану сәбәпле, Ә. Маликовның гаскәри хезмәте җиде елга сузыла. 1945 елның августында ул разведка төркеме командиры сыйфатында Сахалин утравының көньяк өлешен японнардан азат итү сугышларында катнаша. Бу операциядә үзенә йөкләнгән хәрби бурычны җиренә җиткереп үтәгәне өчен аны “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр.

Хәрби тормышның кырыс шартларына карамастан, Әдип Маликов иҗат эшен дә онытмый, солдат уй- хисләрен, җиңү шатлыгын чагылдырган оптимистик шигырьләр яза, дивизия газетасында очерк язмаларын даими бастыра. Аның шул дәвердә иҗат иткән зур шигъри әсәре – “Атаудагы хисләр” поэмасы кырыс солдат хезмәтенең, автор биографиясенең чынбарлыкта булган реаль вакыйгалары нигезендә барлыкка килә.

Армиядән кайткач, Ә. Маликов 1946 елдан 1949 елның августына чаклы Татарстан радиосында әдәби- драматик тапшырулар редакторы булып эшли. 1949 елның көзендә Татарстан Язучылар берлеге аны Мәскәүгә, М. Горький исемендәге әдәбият институтына укырга җибәрә.

1951-1960 елларда Ә. Маликов республика яшьләренең матбугат басмасы “Яшь сталинчы” газетасының үз хәбәрчесе сыйфатында Минзәлә hәм Әлмәт төбәкләрендә эшли. 1955 елда Әлмәт шәhәрендә әдәби иҗат берләшмәсе оештырып, 1960 елга кадәр аңа җитәкчелек итә. 1963 елда шушы әдәби берләшмә җирлегендә Әлмәт Язучылар оешмасы барлыкка килә. 1965-1967 hәм 1972- 1982 елларда Әдип Маликов бу оешманың җаваплы сәркәтибе булып эшли. Әлмәт шәhәрендә яшәү, бу төбәктәге тормыш үзгәрешләрен үз күзе белән күрү, нефтьчеләр арасында кайнау Ә. Маликовның иҗатын яңа темалар, яңа хисләр, төсмерләр белән баета. Аның илленче- җитмешенче елларда иҗат иткән “Ташчы”, “Фәрдәнә”, “Гайшә апа”, “Салкын алан”, “Чигүле кулъяулык” кебек поэмаларында hәм күпсанлы шигырьләрендә замандашларының тормышчан образлары сүрәтләнә. Шушы ук сүзне аның очерклары hәм балалар өчен язган поэма, шигырьләре турында да әйтергә мөмкин. “Сахалин язмалары”, “Кайнар эзләр”, “Без кояшны юлда каршылыйбыз”, “Кембиргә юл салучылар”, “Гашыйклар юлы” кебек проза китаплары hәм, ниhаять, авторның солдат еллары белән бәйле Сахалин турындагы “Яшьлек утравым” исемле повесть истәлеге заманның сәнгатьчә документаль  юлъязмалары буларак шул чор татар әдәбиятының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ә. Маликов 1979 елда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ул 2009 елның 23 апрелендә Әлмәт шәhәрендә вафат була hәм шунда җирләнә.

Ә. Маликов – 1959 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китаплары:

Без кояшны юлда каршылыйбыз: сәяхать язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 116 б.

Шигырьләр hәм поэмалар/кереш сүз авт. М. Садри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 208 б.

Туган як җиле: шигырьләр, поэмалар. –  Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 254 б.

Бергә яккан учаклар: сайланма шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 237 б.

Яшьлек утравым: повесть- истәлек . – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 192 б.

Гомер мизгелләре: сайланма әсәрләр. – Казан: Рухият, 2001. – 400 б.

Җуелмас хәтер: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Рухият, 2005. – 303 б.

Остров моей юности: повесть- воспоминания /пер. с татар. М. Скороходова . – Казань: Татар кн. изд- во, 1976. – 96 с.

Сквозь годы: стихи, поэмы /пер. с тат. – Казань: Татар кн. изд- во, 1987. – 127 с.

Иҗаты турында:

Төхвәтуллин Р. Кояшны юлларда каршылап //Казан утлары. – 1971. – № 8. – 106- 113 б.

Бикчурин Ш. Озын юллар, ерак еллар арасы //Казан утлары. – 1981. – № 8. – 172- 176 б.

Камалов Х. Тормышның алгы сызыгында //Соц. Татарстан. – 1981. – 14 авг.

Мәҗитов З. Яшьлек утравының олпат әдибе //Мәдәни җомга. – 1996. – 16 авг.

Фәтхетдинев Ә. Таң кояшын юлда каршылаучы әдип //Хәзинә . – 1996. – 16 авг.

Әхсәнов И. Остаз турында бер сүз //Мәгърифәт. – 2001. – 1 сент.

Маннапов Ш. Мәңгелек мизгелләрдән җыела… //Мәдәни җомга. – 2002. – 22 февр.

Васюхина К. Певец родного края //Знамя труда. – 1996. – 15 авг.

Маликов Э. О себе //Знамя труда. – 2001. – 15 авг.