Версия для слабовидящих
Чекмагушевская центральная межпоселенческая библиотека

Часы работы

ПН.-ПТ.: с 9-00 до 18-00
без перерыва
в субботу с 9-00 до 17-00
перерыв с 13-00 до 14-00
выходной день - воскресенье
последняя пятница месяца - санитарный день

Китапханәчеләргә ярдәмгә

23.03.2023

Чаллы язучылар иҗаты

 

Рәсемдә күрсәтелгән биобиблиографик күрсәткечләр Татарстан Республикасының М. Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең “Чаллы язучылар иҗаты” дип аталган биобиблиографик басмалары сериясеннән.

Сериянең төп максаты – язучылар иҗаты турында тулы библиографик мәгълүмәтләр туплау.

Күрсәткечкә материал бүлеккә төркемләп, бүлекләр эчендә әсәрләрең басылып чыгу хронологиясе тәртибендә урнаштырылган. “Кушымта” өлешендә язучыларның төрле елларда татар матбугаты битләрендә басылган һәм шәхси архивларда сакланган кайбер фотосүрәтләре бирелә. Ярдәмлек язучыларның әсәрләре, аларның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәбият белән эшләү өчен китапханәчеләргә тәкъдим ителә.

Китапханәчеләргә, укытучыларга тәкъдим ителүче җыентыкларда әдәби кичәләр уздырганда файдалану өчен сценарийлар, шигырьләр, уеннар тупланган. Бәйрәм кичәләрен оештыручыларга, залны бизәү, бүләкләр әзерләү максатыннан, кайбер киңәшләр дә тәкъдим ителә. Китаплар шулай ук студентлар өчен дә файдалы булыр.

Без барыбыз да матур, аңлаешлы, үтемле итеп сөйләшергә тырышабыз. Фикеребезне тыңлаучыга җиткерү өчен, сүз арасында канатлы сүзләр, мәкаль һәм әйтемнәр кулланабыз. Хаттә кайчакларда хикмәтле сүз әйтеп калуыбызны үзебез дә сизми калабыз. Шул рәвешле сөйләмебезне баетабыз, бизибез. Кеше тышкы кыяфәте һәм кылган гамәлләре белән генә түгел, сүзе белән дә матур булырга тиеш. “Әдәп башы – тел”, – ди халкыбыз.

Ә сезнең хәтер капчыгыгызда хикмәтле сүзләр, мәкальләр җитәрлекме? Җитәрлек булмаса, бирелгән җыентыкларда сез халык авыз иҗаты үрнәкләре, аерым алганда, мәкальләр, әйтем һәм канатлы сүзләр белән танышырсыз. Туганнарыгыз, укытучыларыгыз, дусларыгыз белән аралашканда, халкыбызның борын- борыннан килгән күңел җәүһәрләрен рәхәтләнеп кулланырсыз. Ә бу сезгә кешеләр янында үзеңне иркенрәк тотарга, фикерләреңне аңлата, дәлилли һәм ышандыра белергә өйрәтер.

Китаплар киң катлам укучыларына – әдәбият яратучыларга, укытучыларга, журналистларга һәм сүз сәнгатенә гашыйк һәркемгә – кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанабыз.