Ансаф Гиззатов

Гыйззәтов Әнсаф Сәхаби улы 1936 елның 3 гыйнварында Имәнлекулда ту­ган. Авылда җиде­еллык, Дүртөйледә урта (1953) мәктәп тәмамлый. Аннары Уфаның беренче санлы техник училищесында укып, нефть операторы һөнәрен үзләштерә. 1954 - 1955 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Анда сержант мәктәбен тәмамлап, үзе үк яшь солдатларны укы­та, өйрәтә.

1958—1963 елларда БДУның тарих факульте­тында укый. Университет тәмамлагач, ике ел Илеш районы Югары Манчар мәктәбендә укы­та. 1965 елдан — үзебезнең районда. Тәүдә бер ел мәктәптә завуч була.

1966—1970 елларда зур «Победа» колхозы­ның партком секретаре, аннары 1996 елга кадәр Имәнлекул мәктәбенең директоры булып эшли. Әнсаф Сәхаби улы — гаять эрудицияле тарих­чы, көчле оратор, актив җәмәгатьче. Имәнлекул урта мәктәбендә укыту-тәрбия эшләрен алып бару, мәктәпне бизәү җәһәтеннән күп көч салды. Би­редә тирә-якка үрнәк булырлык туган якны өйрәнү һәм икмәк музейлары оештырылды.

1966 еллардан алып «Кызыл таң», «Игенче» һәм башка басмаларга күп кенә проблемалы мәкаләләр яза.

БАССРнын атказанган укытучысы.

Буклет