Рәдиф Гаташ

 

Рәдиф Гаташ

 

Рәдиф Гаташ

 

Шагыйрь Рәдиф Гаташ (Гатауллин Рәдиф Кәшфулла улы) 1941 елның 30 мартында Башкортстан Республикасының Кушнаренко (Кушнарат) районы Марс исемле татар авылында игенче гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. 1959 елда төбәктәге Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Уфа шәhәренә барып, Башкорт дәүләт университетының, татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Анда ике ел укыгач, Казанга күчеп, белем алуын Казан университетының татар теле hәм әдәбияты бүлегендә дәвам иттерә. 1964 елда университетны тәмамлап, ике елга якын Татарстанның Мөслим төбәгендәге Уразмәт дигән авылның урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. Аннан, янә Казанга килеп, әүвәл Татарстан китап нәшриятында (1966—1967, 1969—1971), соңрак «Ялкын» журналында (1973—1974) бүлек редакторы вазифаларын башкара. 1967—1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курс-ларда укый. 1975 елдан башлап ул — «Казан утлары» жур­налы идарәсендә поэзия бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

Рәдиф Гаташ — алтмышынчы еллар башында татар шигърияте мәйданына үзенчәлекле шигъри аhәңе белән чыккан талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның, 1966 елда басылган «Гөлләр су сорый» исемле беренче шигъри җыентыгы үк әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Китап турында Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни кебек тәҗрибәле, олы әдипләр уңай фикерләрен язып чыгалар. Яшь шагыйрьнең нәүбәттәге «Кояшлы утраулар» (1967), «Диңгез эзлим» (1968), «Балачак иле» (1971) исемле шигырь китаплары да әдәби тәнкыйть тарафыннан хуплап каршы алына. Яшьлеккә хас эчкерсез ихласлык, тормышка, табигатькә мәхәббәт, Такташ поэзиясе, Шәрекъ hәм дөнья әдәбияты тәэсирендә туган вариацияләр, яшәү, табигать хозурлыгы белән аваздаш ашкынулы хисләр, сөю-мәхәббәт шатлыклары hәм сагышлары, шуның белән бергә, заманның ижтимагый тормышның үзгәрешләренә сизгер күңел тирбәнешләре, публицистик, фәлсәфи-лирик уйланулар — беренче җыентыкларыда ук ачык төсмерләнгән менә бу сыйфатлар hәм мотивлар шагыйрьнең бөтен иҗат биографиясен озатып бара дияргә мөмкин. Ижатының беренче чорларында С.Рәмиев, Н.Такташлардан дәвам итеп килгән традицион шигырь кысаларыннан читкә китмичәрәк язган шагыйрь алга таба ирекле шигырь төрләренә дә еш мөрәҗәгать итә hәм, дөньяны кабул итүдәге романтик индивидуальлеген саклаган хәлдә, татар поэзиясенең бу юнәлешенә дә үзеннән форма һәм ритм яңалыклары кертеп, аны заманча яңгырашлы шигырь үрнәкләре белән баета.

Шагыйрьнең ижади кызыксынулары киң һәм күптөрле. Дөньядагы вакыйгаларга кагылышлы фәлсәфи фикерләрен, ватандарлык хисләрен, туган тел, халык-милләт язмышы турындагы борчулы уйларын лирик-публицистик рухта чагылдырган шигырьләр, мәхәббәт лирикасы белән параллель рәвештә янәшә бара. «Европада татар шагыйрьләре», «Англия дәфтәре», «Гомер уртасыннан хатлар» кебек шигъри цикллар, «Тел ачкычлары» (1973), «Ирләр булыйк» (1978), «Чакыру» (1980), «Китмә, хыял» (1986) кебек җыентыкларда урын алган күп кенә шигырьләр шагыйрь иҗатындагы тематик офыкларның киңлеген ачык күрсәтеп торалар.

Р. Гаташ — татар шигъриятендә борынгы Шәрекъ поэзиясе традицияләрен, аерым алганда газәл һәм робагый жанрларын иҗади дәвам иттерүче бүгенге шагыйрьләрдән иң алдынгысы hәм күренеклесе. Бу жанрларда аеруча туксанынчы еллар иҗатында зур уңышларга ирешә ул. 1997 елда аның бу төр шигырьләрен эченә алган «Бу — сиңа кылган догам» исемле күләмле җыентыгы басылып чыга.

Р.Гаташның аерым шигырь цикллары төрек, казак, азербайжан, латыш, литва һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Рус теленә тәрҗемәдә аның ике китабы һәм башкортча тәрҗемәдә сайланма шигырьләре hәм поэмалары тупланган «Хистәрем бурандары» (Уфа, 1998) исемле күләмле (287 битле) җыентыгы дөнья күрде. Ул үзе дә дөнья халыклары әдәбиятыннан, аерым алганда төрек классик әдәбияты шагыйрь­ләре иҗатыннан шактый гына шигъри тәрҗемәләре белән укучыларга мәгълүм.

Р. Гаташ җәмәгать эше тәртибендә унике ел буена (1982— 1994) Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясенә җитәкчелек итте, хәзерге вакытта да берлек идарәсе каршындагы «Шигърият остаханәсе»нең рәисе урынбасары вазифаларын башкара. Ул 1982 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем йөртә, 1966 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. 2001 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мак­таулы исем бирелде.

 

Китаплары:

 

Мәхәббәттә—мәрхәмәт: Шигырьләр, җырлар, поэмалар («Шигырь китапханәсе» сериясе).— Казан: Татар, кит. нәшр., 1987.— 319 6.

Кар астында гөлләр: Шигырьләр, поэма.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1991.— 272 б.

Бу — сиңа кылган догам: Шигырьләр, газәлләр, робагыйлар.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1997.— 240 б.

Гөлләр су сорый: Сайланма лирика.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1998.— 256 б.

Гамь шәрабы: Шигырьләр, җырлар.— Казан: Татар, кит. нәшр., 2001.— 271 б.

Газәлләр.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2001.— 159 б.

 

Иҗатына бер караш

 

Ахунов Г. Яшьлек тугайларында // Шәhри Казан.— 1994.— 31 май.

Баянов Э. Заман сүрәтләре: Лирик язмалар, мәкаләләр, очерклар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.— 199—230 б.

Баянов Ә. Күктә дә чәчкәләр үсә...// Идел.- 2001.- № 2.- 48 б.

Галиуллин Т. Йокы юк шагыйрьләргә.— Китапта: Гомер учагы.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 134—156 б..

Дөньяда без янар өчен яралган... // Тулпар. – 2008.- № 5.- 2-3 б.

Миңнуллин Р. Гаташның «шигырь шәрабы»//Казан ут­лары.— 2001.— № 3.— 78—82 б.

Миңнегулов Х. Мәҗнүн рухлы шагыйрь.// Кызыл таң.- 2002.- 31 июль.

Миңнегулов X. Шигъри сүзгә тугрылык // Мирас.— 1995.— № 3.— 44—46 б.

Сафуанов С. Хыялларга канат куйган, илhамлы газиз төяк.// Тулпар.- 1994.- № 2.- 8-10 б.

Сөекле журналыма – “сөйкемле сөягем...”// Сөембикә.- 2001.- № 3. – 11б.

Сибат Р. Гаташ — мәхәббәт җырчысы // Казан утлары.— 1998.— № 3.— 134—150 б.

Ул - безнең дә остазыбыз. //Мәдәни җомга.- 2008.- № 15.- 5 б.

Хәким С. Җырның — үз җире...— Китапта: Халык язмышы — шагыйрь язмышы.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1979.— 357—360 б.

Әхмәтҗанов М. Ирләр булыйк hәрвакыт! — Китапта: Килер бер көн.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 222—229 б.

Әмиров. Р. Заман белән бергә атлый. // Кызыл таң.- 2006. - № 66.- 4 б.

 
Мы используем cookie
Во время посещения сайта МАУК Чекмагушевская ЦМБ вы соглашаетесь с тем, что мы обрабатываем ваши персональные данные с использованием метрических программ.
Я согласен
Подробнее...