Галимҗан Гыйльманов

 

Галимҗан Гыйльманов

 

Галимҗан Гыйльманов

 

Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабичны (1895— 1919) биргән авылда туып үсү, белем алу Галимҗанның алдагы язмышында хәлиткеч рольләрнең берсен уйный. Әсән урта мәктәбендә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында исеме күренә башлый.
1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г. Гыйльманов Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында мәгълүм «Әллүки» әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатип Госман (1908—1992) җитәкчелегендә «Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе» исемле беренче гыйльми хезмәтен яза. Университетны уңышлы тәмамлагач, аны татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантурада укырга калдыралар. Бер үк вакытта ул кафедрада өлкән лаборант, ассистент булып эшли, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, шулай ук әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекцияләр укый, «Лиро-эпик жанрлар», «Нади Такташ: иҗат эволюциясе» дигән темаларга махсус курслар алып бара. 1983 елда профессор Х.Госман җитәкчелегендә «Татар балладасы: башлангычы һәм үсеш этаплары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
1986 елда Г. Гыйльманов Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, матур әдәбият редакциясендә, соңрак балалар-яшүсмерләр редакциясендә редактор, өлкән редактор һәм редакция мөдире вазифаларын башкара. 1989—1990 елларда Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркәтиб булып эшли, аннары янәдән Татарстан китап нәшриятына кайтып, берьюлы ике редакция — балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм әдәби мирас редакцияләре мөдире хезмәтендә була. Бер үк вакытта Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында «Әдәби мирас: текстология мәсьәләләре», «Мифология һәм татар әдәбияты» дигән темаларга махсус курс һәм семинар алып бара.
1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең XIII корылтаенда Г. Гыйльманов берлек идарәсенә сайлана һәм берлекнең рәисе урынбасары һәм аппарат җитәкчесе итеп билгеләнә. Аның бу вазифалары XIV корылтай (2002) сайлаган идарә составында кабат раслана.

Г. Гыйльмановның башлангыч чор иҗат эшчәнлеге нигездә әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәләре белән бәйле. Университетта укыткан елларында ул әдәбият белеменең поэтика, жанр, стиль мәсьәләләренә, аерым алганда, лиро-эпик әдәбиятның иң кызыклы жанрларыннан берсе булган баллада жанрын өйрәнүгә һәм якташы Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын басмага әзерләү эшенә күп көч куя. Нәтиҗәдә яшь галимнең рус телендә «Татарская баллада» (1989) исемле монографиясе һәм Ш.Бабичның барлык билгеле әсәрләрен үз эченә алган, бертомлык зур җыелмасы дөнья күрә. 1992 елда «Заман сүз сорый» исемле тәнкыйть мәкаләләре китабы басылып чыга.

Үткән гасырның сиксәненче елларында ук әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап караган, беренче хикәя-повестьларын язган Г. Гыйльманов 1994 елда үзенең «Тозлы яңгыр» исемле беренче проза китабын бастырып чыгара. Әдипнең туксанынчы елларда дөнья күргән хикәя-повестьларында да («Өзелгән чәчәк», «Яшел тутый», «Алтын тутый», «Көмеш алкалы кеше» һ. б.), егерме беренче гасыр башында язылган «Чәчәкләр дә елый» (2001), «Язмышның туган көне» (2002), «Ак ат сагышы» (2002), «Мөстәкыйм карт догалары» (2002), «Җанбалык» (2002), «Шартлау» (2002) кебек проза әсәрләрен дөнья күрә.

Нәшрияттә балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлеген җитәкләү, озак еллар «Сабантуй» газетасында редколлегия әгъзасы булып тору туксанынчы елларда Г. Гыйльмановны балалар әдәбиятына да алып килә. 1995 елда, Галим Әсәнов исеме астында, аның нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган «Гөрләвек — Ручеек» исемле төсле рәсемнәр белән бизәлгән китабы дөнья күрә. Аннан соң, ел саен диярлек, балалар өчен шигырь җыентыклары басылып тора. Әдипнең «Йөгерек гөрләвек» (1998), «Әбием сихерче бугай» (1999) исемле китаплары нәни укучылар арасында аеруча популярлык казана. Бер үк вакытта Г. Гыйльманов балалар драматургиясендә дә иҗади уңышларга ирешә: халык театрлары, мәктәп драма түгәрәкләре, театр студияләре тарафыннан куелган күп кенә сәхнәлекләрен яза, ә аның «Кыш бабайда сер бар», «Шүрәлеләр ни атлы?», «Миңа дус кирәк!» пьесалары буенча телефильмнар эшләнгән.

Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының Рынгы мифларын, риваять-легендаларын, им-томнарын, Җанышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын, тәңречелек тәгълиматын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә. 1996 һәм 1998 елларда басылып чыккан «Татар мифлары» — биш том итеп уйланылган шул җыелманың тәүге ике китабын тәшкил итә.
Галимҗан Гыйльманов — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003), Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты (2002). Ул шулай ук Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (1994). 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китаплары:

 

Заман сүз сорый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1992.— 208 б.

Тозлы яңгыр: Повестьлар, хикәяләр, нәсерләр, парчалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1994,— 351б.

Гөрләвек—Ручеек: Балалар өчен шигырьләр (татар һәм рус телләрендә).— Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.— 12 б.

Мин белгән малай: Балалар өчен шигырьләр.— Казан: «Салават күпере» журналы китапханәсе, 1996.— 16 б.

Татар мифлары. Беренче китап: Ияләр, фаллар, ышанулар, им-томнар, мифлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.— 388 б.

Татар мифлары. Икенче китап: Ияләр, фаллар, ышанулар, им-томнар, мифлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 432 б.

Йогерек горләвек: Балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 160 б.

Кызык итәрмен әле: Балалар өчен шигырьләр.— Чаллы: «Аргамак» журналы нәшр., 1998.— 16 б.

Әбием сихерче бугай: Балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, башваткычлар, җырлар.— Казан: «Матбугат йорты» нәшр., 1999.— 160 б.
Кием агачы: Балалар өчен шигырьләр.— Чаллы: «Аргамак» журналы нәшр., 1999.— 12 б.

Көмеш тарак: Балалар өчен пьесалар, шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.— 207 б.

Күңелем сүрәте: Мәкаләләр, уйланулар.— Казан: «Рухият» нәшр., 2003.— 450 б.

Алдакчы тукран: Шигырьләр.— Казан: «Мәгариф» нәшр.» 2003.— 79 б.

Албастылар: Хыялый кыйсса.— Казан: Татар. кит. нәшр.» 2003. — 383 б.

 

Библиография:

 

Әгъләмов М. «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» // Татарстан яшьләре.— 1978.— 28 дек.

Мөсифуллин М. Казанда өч очрашу // Кызыл таң (Уфа).- 1991.— 5 июль.

Вахитов Ш. Кем хаталана соң? // Өмет (Уфа).— 1993.— 27 апр.

Гарифуллин В. «Мин — шагыйрь җанлы прозаик...»// Мәгърифәт.—1994.— 5 февр.

Хәмидуллин З. «Ал да чәч нур халкыңа...» // Кызыл таң.— 1994.— 10 март. Хәмидуллина Р. Китап — күңел кояшы // Шәһри Чаллы.— 1996.— 12 окт. Исмәгыйлева Р. Кыш бабайның сере нидә? // Сабантуй.— 1999.— 20 гыйнв.

Сәйяр Н. Кыш бабайда ни сер бар? // Мәдәни җомга.—1999.— 29 гыйнв.

Галимов Ф. Кар кызының мәхәббәте//Мәдәни җомга.— 2001.— 5 гыйнв. Заһидуллина Д. «Албастылар», яки Татар прозасында яңа сыйфатлар // Казан утлары.— 2001.— № 11. — 111—119 б.

Җәләлиева М. Хыялый кыйссаны укыгач... (Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» әсәренә бер караш) // Мәгърифәт.__ 2002.— 20 апр.

Сафиуллина Ф. Хәзерге әдәби телебез үсеше // Казан утлары.— 2002.— № 11.— 151—159 б.

 
Мы используем cookie
Во время посещения сайта МАУК Чекмагушевская ЦМБ вы соглашаетесь с тем, что мы обрабатываем ваши персональные данные с использованием метрических программ.
Я согласен
Подробнее...