Нурихан Фаттах

Нурихан Фаттах


Нурихан Фаттах


Татарстан Республикасының халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нурихан Садрилмән улы Фәттахов 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл төбәгендәге Күчтавыл дигән кечкенә генә татар авылында гади игенче гаиләсендә туган. Балачагы шул төбәктәге Яңа Уртавыда уза. 1946 елда Я‹авылдагы беренче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, университетеның татар теле hәм әдәбияты бүлегендә укый, аны кызыл диплом белән тәмамлагач, бер ел (1951- 1952) Татарстан китап нәшриятының яшьләр- балалар әдәбияты бүлеге редакторы, ә 1952- 1953 елларда Татарстанның Чистай шәhәрендә “Сталин байрагы” дигән өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан кабаттан Казанга кайтып, бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.

Нурихан Фәттах әдәби иҗат эшенә мәктәптә укыганда ук керешә: шигырьләр, хикәял¢р яза, көндәлекләр алып бара. Студент елларында, фольклор экспедицияләренә чыгып, татар халык иҗаты әсәрләрен җыеша, бик мавыгып, халыкның сөйләм телен, йола- ырымнарын, борынгы тарихи риваятләрне, әдәби истәлекләрне өйрәнә. 1944 елдан башлап матбугатта аның шигырьләре күренә башлый, ә 1948 елны “Безнең хикәяләр” исемле күмәк җыентыкка “Утлар” дип аталган беренче чәчмә әсәре дөнья күрә. Ниhаять, 1955 елда ул үзенең “Сезнеңчә ничек?” дигән беренче романын тәмамлый. Студентлар тормышыннан алып язылган hәм илленче еллар яшьләренең уй- хисләрен, борчуларын, уку hәм хезмәт мәшәкатьләрен, мәхәббәт, әхлак мәсьәләләренә караш- мөнәсәбәтл¢рен үзенчәлекле итеп чагылдырган бу роман 1956 елда “Совет әдәбияты” журналында басылып чыга hәм укучылар, әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан яратып каршы алына.

Алтмышынчы еллардан башлап язучы үзенең  иҗади игътибарын тагын бер әлкәгә - татар әдәбиятында күтәрелмәгән чирәм хәлендәге тарихи жанрга юнәлтә. Ул, бөтен көчен- дәртен җигеп, татар халкының үткәнен өйрәнергә керешә, археологик экспедицияләргә кушылып, борынгы Болгар шәhәре хәрәрбәләрен казу эшләренә катнаша, гомум- төрки hәм татар халкы тарихына кагылышлы гыйльми хезмәтләрне, борынгы язма истәлекләрне, документларны, шул җөмләдән безнең эрага кадәр кытай тарихчылары теркәп калдырган барлык беренчел чыгынакларны күздән кичерә. Бу озак елларга сузылган эзләнү- өйрәнүләрнең, уңдырышлы нәтиҗәсе булып иң әвәл “Ител суы ака торур” (1970) романы белән “Кол Гали” (1973) трагедиясе барлыкка килә. Роман Болгар дәүләтенең Алмыш хан идарәсе чорына багышланган.

1977- 1985 еллар арасында Н. Фәттах “Сызгыра торган уклар” исемле икенче тарихи роман- дилогиясен язып тәмамлый.

Нурихан Фәттах – балалар әдәбияты, драматургия, әдәби тәрҗемә бабларында да нәтиҗәле эшләүче әдипләрдән. Балалар өчен ул “Тегермәндә” (1957), “Өч туган” (1961), “Ирек, Алмаз hәм Җәлил” (1966), “Яшь чакларда” (1967), “Безнең бабай” (1976) исемле хикәя җыентыклары чыгарды, “Энҗеле үрдәк” дигән пьеса- әкият язды h. б. Тәрҗемә өлкәсендә Виктор Гюгоның “Хокуксызлар” романын, Балзакның “Отец Горио” романы белән сайланма хикәяләр җыентыгын, И. Гончаровның “Обломов” ын h.б. язучыларның әдәби әсәрләрен татарчалаштырды.

Н. Фәттах 1994 елда “Сызгыра торган уклар” исемле икенче романы өчен Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1998 елда Татарстан Президенты М. Шәймиев указы белән Нурихан Фәттахка “Татарстан Республикасының халык язучысы” дигән мәртәбәле исем бирелде. Халыкара биографик Yзәк аны, дөньяның күренекле шәхесләре исемлегенә кертеп, “1992 ел кешесе” дигән диплом белән бүләкләнде. Н. Фәттах 1978 елдан “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем йөртә. Ул – 1965 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

 

Төп басма китаплары:

Сезнеңчә ничек?: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. – 337 б.

Тегермәндә: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. – 40 б.

Берничә хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 162 б.

Яшь чакларда: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 188 б.

Мөдир Саҗидә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 243 б.

Бала күңеле далада: роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 464 б.

Ител суы ака торур: тарихи роман. Төз. 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 399б.

Сызгыра торган уклар: тарихи роман. – 1 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 344 б.

Сызгыра торган уклар: тарихи роман. – 2 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 432 б.

Шәжәрә: тарихи- лингвистик эзләнүләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 325 б.

Кичү: чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 350 б.

Сайланма әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

Аклан: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 399 б.

А как по вашему?: роман /пер. с татар. В. Шкаева. – М.: Мол. Гвардия, 1961. – 327 с.

Наш млдаший брат: рассказы /пер. с татар. В. Шкаева. – М.: Мол. Гвардия, 1961. – 327 б.

Наш младший брат: рассказы /пер с татар Р. Зайнуллина. – М.: Детгиз, 1963. – 63 с.

Итиль река течет: исторический роман/ пер. с татар М. Зарипова. – Казань: Татар. кн. изд- во, 1978. – 368 с.

Язык богов и фараонов: историко- лингвистические исследования о происхождении языка. – Казань: Татар. кн. изд- во, 1999. – 488 с.

 

И•аты турында:

Шириязданов Р. Аның дәрте, дәрманы белән //Казан утлары. – 1978. - № 10. – 162- 170 б.

Хатипов Ф. Yткәннәр аша – киләчәккә //Казан утлары. – 1985. - №11. – 180-188 б.

Вәлиев М. Тукайлар рухы //Казан утлары. – 1990. - № 5. – 153- 157 б.

Нәҗипова Ә. Олы әдип “кичү”е //Казан утлары. – 1998. - № 5. – 187- 188 б.

Бәшир Ф. Юлын белгән – арымас //Казан утлары. – 1998. - № 10. – 166- 176 б.

Ибраhимова С. Дисбеләр өзелмәсен //Сөембикә. – 1998. - № 10. – 8- 11 б.

Фәттах Н. “Yземә тигән вакыт агышы” //Ялкын. – 1998. - № 10. – 12- 13 б.

Хатипов Ф. Рухи куәт //Казан утлары. – 2001. - № 5. – 137- 144 б.

Рәсемнәрдә калган эзләр: язучының архивыннан //Мәгариф. – 2002. - № 6. – 16- 17 б.

Фәттах Н. “Өйрәнгән яу сугышмаска яхшы...” //Идел. – 2003. - № 10. – 8- 10 б.

Нәҗипова Ә. Әдипнең гамьле дөньясы //Мәдәни җомга. – 2003. – 24 окт

Хөснетдинова Л. Иҗат дәрьясы энҗеләре //Мәйдан. – 2003. - № 11. – 22- 31 б.

Латыйфи Ф. Тарих hәм шәхес //Сөембикә. – 2003. - № 12. – 7- 9 б.

Нәҗипова – Зиннәтуллина Ә. Нурихан Фәттах: тормышы hәм эшчәнлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 127 б.

Хатипов Ф. Тарихи жанрны үстерүче //Мирас. – 2004. - № 1. – 98- 106 б.; № 2. – 92- 96 б.; №3. – 88- 91 б.; № 10. – 50- 58 б.; №12. – 28- 32 б.

Нурихан Фәттахның “кыек” эше //Сөембикә. – 2004. - № 5. – 32 б.

Фәттахова Р. Бер әсәрнең басылу тарихы //Казан утлары. – 2004. - № 9. – 168- 172 б.

Миңнуллин Т. “Киребеткән” //Татарстан яшьләре. – 2004. – 2 нояб.

Фәттах Н. Ул дәhшәтле сугыш елларында //Идел. – 2005. - № 5. – 7- 11 б. 

Нуруллина Р. “Бер- береңезгә  гыйззәт кылыңыз” //Казан утлары. – 2006. - № 3 . – 177- 182 б.

 
Мы используем cookie
Во время посещения сайта МАУК Чекмагушевская ЦМБ вы соглашаетесь с тем, что мы обрабатываем ваши персональные данные с использованием метрических программ.
Я согласен
Подробнее...