Мәсгут Шәрифуллин

Мәсгут Шәрифуллин


Мәсгут Шәрифуллин


Мәсгут Гафиятулла улы Шәрифуллин 1928 елның 18 февралендә Башкортстан Республикасының Ярмәкәй районы Рәтамак авылында туа. Балачагы hәм мәктәп еллары шул авылда уза. Ватан сугышы чорында колхозда эшли. 1947- 1952 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Казан предприятиеләренең берсенә автомат станоклар көйләүче слесарь булып эшкә керә, аннары Казан сәнгать училищесында укый. Училищены тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында рәссам- декоратор, соңыннан Казан телестудиясендә сәнгать цехы мөдире хезмәтләрен башкара. 1963- 1965 елларда Мәскәүдә М. Горький исемендәге әдәбият институтының икееллык Югары курсларын тәмамлап кайтканнан соң, М. Шарифуллин гомеренең соңгы көннәренә кадәр СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшли.

М. Шәрифулинның әдәби мирасы артык зур түгел. Ул узган гасырның илленче- алтмышынчы еллардагы авыл тормышына багышланган бер төркем хикәяләре, “Еллар үткәч”, “Җир хуҗасы” исемле ике повесте hәм “Туганнар” исемле драма әсәре белән билгеле. Соңгысы, сәхнәләштерелеп, 1966 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күрсәтелә.

М. Шарифуллин – 1962 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китаплары:

Айлы төндә: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960., 72 б.

Еллар үткәч: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1964. – 192 б.

Серле язулар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 118 б.

Җир хуҗасы: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 140 б.

Җир хуҗасы: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 288 б.

Спустя годы: повесть /пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд- во, 1987. -112 с.

 

Иҗаты турында:

 

Миңнуллин Ф. Тормыш hәм характерлар дөреслеге //Казан утлары. – 1965. - № 11. – 147- 151 б.

 
Мы используем cookie
Во время посещения сайта МАУК Чекмагушевская ЦМБ вы соглашаетесь с тем, что мы обрабатываем ваши персональные данные с использованием метрических программ.
Я согласен
Подробнее...