Дәрдемәнд

Дәрдемәнд


Дәрдемәнд


Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдемәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев)1859 елның 23 ноябрендә Башкортстанның Мәләвез районы җиргән авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1862 елда әтисе Мөхәммәтсадыйк үзенең бөтен гаиләсе белән җиргәннән Орск өязендәге Юлык авылына күчә hәм шул төбөктө башта сәүдә, соңрак алтын чыгару эшьләре белән шөгыльләнә.

Закир башлангыч белемне гаиләдә ала, аннары үзеннән ике яшькә олы абыйсы Шакир белән бергәл¢п, Орск өязенең Моллакай авылы мәдрәсәсендә укый. 1880 елда мәдрәсәне тәмамлагач, Төркиягә китеп, берникадәр вакыт Истанбул шәhәрендә яши, үзлегеннән төрек телен, әдәбиятын өйрәнә, әдипләр белән аралаша, мәдәният мәсьәләләре, матбугат эшләре белән кызыксына. 1881 елның ахырыларында Россиягә кайткач, абыйсы белән бергә нәшрият ачу артыннан йөри, ләкин патша цензурасы рөхсәт бирмәү сәбәпле, бу уен гамәлгә ашыра алмый.

Закир Рәмиевның әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлавы да шушы елларга туры килә. Ләкин аның беренче иҗат тәҗрибәләре сакланып калмаган. Матбугатта ул беренче мәртәбә 1903 елда Риза Фәхретдиннең “Әсма” исемле озын хикәясе тексты эченә имзасыз урнаштырылган “Yткән көннәр” дигән шигыре белән күренә.

1905 ел революциясе абыйлы- энеле Рәмиевләргә матбугат тарату hәм типография оештыру турында күптән уйлап йөргән планнарын гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра. 1906 елның 21 февраленнән алар Оренбургта “Вакыт” исемле көндәлек газета hәм 1908 елның гыйнварыннан “Шура” исемле көндәлек газета hәм 1908 елның гыйнварыннан “Шура” исемле әдәби- иҗтимагый журнал чыгара башлыйлар.  Дәрдемәнд үзе дә шагыйрь буларак шушы матбугат басмалары аша таныла. 1906- 19012 еллар арасында “Вакыт” газетасы hәм “Шура” журналы битләрендә аның кырыкка якын шигыре дөнья күрә. 1913 елдан соң, иҗат эшен дәвам итүенә карамастан, ул яңа әсәрләрен матбугатка бөтенләй бирми диярлек.

Октябрь революциясеннән соң Дәрдемәнд, бөтен мал- мөлкөте, алтын учаклары Совет хакимияте тарафыннан конфискацияләнеп, “Вакыт” газетасы hәм “Шура” журналы чыгудан ткутатылса да, туган илендә кала. Иҗтимагый тормыштан читләшсә дә, язуыннан туктамый, уй- кичерешләрен әледән- әле кәгазьгә төшереп бара. “Куанды ил...”, “Җитәр инде...”, “Әгәр барсаң...”, “Гөрләгән сулар башында...”, “Җәй үтте...” h. б. шигырьләре әнә шундыйлардан.

Дәрдемәнд шигырьләре лирик- фәлсәфи характерда. Ул олы фәлсәфи категорияләр - җир, дөнья, яшәү, үлем, ил-ватан, туган табигать турында уйлана hәм шушы гомумкешелек проблемалары яктылыгында үзенең тормышка, заманга булган конкрет мөнәсәбәтен, фикер- хисләрен белдерә.

Дәрдемәнд поэзиясе үзеннән соң килгән күп кенә татар шагыйрьләре өчен осталыкка өйрәнү мәктәбе булып хезмәт итә. Ул хәзер дә шигъри камиллекнең матур, соклангыч бер үрнәге булып кала килә.

Дәрдемәнд әсәрләренең бүгенге көндә билгеле булганнары бергә тупланып 1980 елда Татарстан китап нәшриятында чыгарган “Исә җилләр” исеме белән аерым җыентык булып басылып чыга.

Дәрдемәнд 1921 елның 9 октябрендә Орск шәhәрендә вафат була.

 

Төп басма китаплары:

Дәрдемәнд. Әсәрләр/төз. И. Рәмиев; кереш сүз авторы Ф. Кәрими. – Казан: Яңалиф, 1928. – 108 б.

Сайланма әсәрләр: шигырьләр, нәсерләр, язмалар/ кереш сүз авт. М. Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 126 б.

Нәниләргә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 16 б.

Исә җилләр: шигырьләр, истәлек- язмалар /төз. hәм искәрмә- аңлатмалар авт. Р. Даутов; кереш сүз авт С. Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 254 б.

Агарган кыл: шигырьләр /төз. Р. Харис. – Казан: Мәгариф, 1999. – 111 б.

Дәрдмәнд/төз., фоторәсемнәр hәм макет авт. З. Бәширов; текст авт. Л. Хәмидуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 239 б.

 

Иҗаты турында:

Хисамов Н. Дәрдемәнд поэзиясендә туган ил мотивы//Сов. мәктәбе. – 4969. - № 2. – 26- 29 б.

Халит Г. Шагыйрь иҗатында дөнья hәм тарих концепциясе//Казан утлары. – 1969. - № 2. – 175- 178 б.

Госманов М., Хисамов Н., Дәрдемәнд әсәрләренең яңа басмасы //Казан утлары. – 1982. - №3. – 163- 166 б.

Хәмидуллин Б. Дәрдемәнднең соңгы айлары//Мәдәни җомга. – 1998. – 9 гыйнв.

Миңнуллин Р. “Дәрдемәнд шигырьгә югары бер нәфис сәнгать дип карый иде...”//Гасырлар авазы – Эхо веков. – 1999. - № 1 – 2. – 176- 188 б.

Хәмидуллин Р. Дәрдемәнд матбагасы даирәсе //Мәдәни җомга. – 1999. – 3 дек.

Җамалетдинов И. Дәрдемәнднең оныгы//Идел. – 2002. - № 6 . – 28- 30 б.

 
Мы используем cookie
Во время посещения сайта МАУК Чекмагушевская ЦМБ вы соглашаетесь с тем, что мы обрабатываем ваши персональные данные с использованием метрических программ.
Я согласен
Подробнее...