Әхсән Баян

Әхсән Баян


Әхсән Баян


Шагыйрь, прозаик Әхсән Баян 1927 елның 8 декабрендә Башкортстанның Илеш районы Әшмәй авылында туа.

Әхсән 1943 елда күрше ишкар авылы мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлаганнан соң берничә ел туган авылының күмәк хуҗалыгында төрле эшләр башкара, 1947- 1950 елларда район үзәге Югары Яркәйдә Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Шунда, төп эшеннән аерылмыйча укып, урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел авылда укытканнан соң 1951 елда Казан дәүләт университетының татар теле hәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Укуын тәмамлагач, ул озак еллар журналистика хезмәтендә: 1956- 1962 елларда “Социалистик Татарстан” газетасында башта хәбәрче, аннары әдәбият- с¢нгать бүлеге мөдире, 1962- 1966 елларда “Казан утлары” журналы идарәсендә җаваплы сәркәтип, 1977- 1981 елларда шул ук журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Ә. Баян – иң әвәл шигъри әсәрләре белән танылган әдип. Шигырьләре район газетасында – 1943 елдан, республика матбугатында 1951 елдан басыла башлый, беренче җыентыгы (“Диңгез шавы”) Татарстан китап нәшриятында 1959 елда чыга. Ә. Баян – шигъри әсәрләре тупланган ике дистәдән артык китап авторы. Аның күпсанлы лирик hәм фәлсәфи- публицистик шигырьләре, балладалары hәм “Яшел мәйдан” (1957), “Диңгез шавы” (1958), “Мират” (1959), “Сез аңларсыз мине” (1963), “Сәяхатнамә” (1969), “Кышкы чәчәкләр” (1974) кебек поэмалары, үзе яшәгән заманның характерлы билгеләрен, яшьтәшләре буынының романтик уй- хисләрен, өметләрен сәнгатьчә гәүдәләндерү юлында үзенчүлекле иҗат тәҗрибәсе буларак, ХХ гасырның икенче яртысындагы татар поэзиясе хәзинәсендә лаеклы урын алып торалар.

Ә. Баян – проза hәм драматургия жанрларында да үзенчәлекле уңышларга ирешкән әдип. Тоталитар система тудырган буталчык замандагы татар авылы хәлләрен hәм андагы кешеләрнең катлаулы көкүреш мәшәкатьләренә баткан перспективасыз тормышын киная катыш әдәби чаралар ярдәмендәнечкәләп гәүдәләндерелгән “Яшьлегемне эзлим” (1966), “Дүрт монолог” (1968), “Тау ягы повесте” (1972), “Язмыштан узмыш” (1974), “Төлке тоту кыен түгел” (1975), “Аязучан болытлы hава” (1978), фән кешеләре арасындагы катлаулы әхлакый мәсьәл¢ләрне үзәккә  алып язылган hәм үзара төп геройлары аша бер китапның бердәм өч кисәге сыман кабул ителгән “Тавыш -  табигать бүләге” (1977), “Аргы яр” (1979), “Мәңгелек бәхәс” (1986) повестьлары, тормыштагы демократик үзгәрешләр тәэсирендә туган “Җәй белән җәй арасы” (1991), җәмгыяттәге кыргыйлык күренешләрен, эчкечелекне, милл¢т эченд¢ге ма‹кортлык ф¢лс¢ф¢сен фаш иткән “Урланган ай” (1994), автобиографик характердагы әсәрләреннән “Хыялда туган каләм” (1995), “Су өсләрендә пароход” (1997) исемле повестьлар, ниhаять, Кама буендагы социаль үзгәрешләрне гыйбрәтле кеше язмышлары аша калку итеп гәүдәләндергән “Ут hәм су” (1971), “Таш китап” (1981) романнары, драматургиядә “Күзләре нинди иде” (1965), “Һәйкәл” (1970), “Зәңгәр кыңгыраулар” (1972) исемле сәхнә әсәрләре, тарихи “Алтын кашбау” (1980- 1986) hәм Г. Тукайга багышланган “Каракош” (1989- 1991) шигъри трагедияләре әдипнең иҗади фантазиясенең колачын hәм тематик диапазонын билгелиләр.

Ә. Баян - әдәби иҗатын җәмәгать эшл¢ре белән тыгыз бәйләп барган язучы. Ул озак еллар Татарстан Язучылар берлегенедә идарә әгъзасы (1974- 1999), әдәби фонд рәисе (1989-1999) булып торды, җәмәгать эше тәртибендә “Казан утлары” hәм “Идел” журналлары редколлегиясендә, Язучылар берлегенә кабул ит¿ комиссиясе составында эшли.

Әхсән Баян – “Почет билгесе” ордены кавалеры (1977), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1988). Татар әдәбиятын үстерү юлында күрсәткән зур казанышлары өчен аңа 2004 Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән шәрәфле исем бирелә.

Ә. Баян – 1965 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары:

Ут hәм су: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 264 б.

Елларга сәяхәт: шигырьләр, поэмалар/кереш сүз авт. С. Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 368 б.

Ак канатлар: шигырьләр hәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 352 б.

Таш китап: роман. – Казан: Татар. кит. н¢шр., 1984. – 248 б.

Заман сүрәтләре: лирик язмалар, мәкаләләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1985. – 271 б.

Урланган ай: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 351 б.

Кызыл ут: шигырьләр hәм шигъри трагедия. – Казан: Татар. кит. н¢шр., 1999. -287 б.

Җил яратучы күркә: нәни хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2000. – 31 б.

Сайланма әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

Тәкәрлек сагышы: шигырьләр, хикәяләр, публицистик язмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 288

Вы поймите меня: стихи и поэма/пер. с татар. В. Леоновича. – М.: Сов. писатель, 1968. – 95 с.

Ищу молодость: лирич. повесть / пер. с татар. Н. Нефедова. – М.: Сов. писатель, 1971. – 238 с.

Зимние цветы: стихи поэма. – М.: Современник, 1975. – 77 с.

Повесть Горной стороны: повести. – М.: Современник, 1978. – 351 с.

Судьба стучится в дверь: стихотворения и поэма. – Казань: Татар. кн. изд- во, 1980. – 192 с.

Другой земли нет: стихи/пер. с татар. В. Леоновича. – М.: Сов. писатель, 1983. – 88 с.

Иҗаты турында:

Галиуллин Т. “Йолдызлар җитә hәркемгә...”//Казан утлары. – 1990. - № 4. – 173-178 б.

Ми‹нуллин Ф. Шагыйрьнең прозасы//Ф. Миңнуллин. Балта явызлар кулында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 263- 300 б.

Низамиев Р. Яшьлекне сагыну//Казан утлары. – 1997. - № 11. – 28- 30 б.

Галимуллин Ф. Тәрәзәдән якты бөркелә...//Мирас. – 1997. - № 12. – 43- 47 б.

Ахунов Г. Өмет hәм хыяллар дөньясында//Ватаным Татарстан. – 1997. – 12 дек.

Насыйбуллин М. Аеңны урлатма икән...//Мәдәни җомга. – 1999. – 26 март.

Баян Ә. Уйлар дөньясында: хөтер дәфтәреннән//Казан утлары. – 2000. - № 12. – 94- 121 б.

Мустафин Р. К бесконечности, душа привыкай//Дружба народов. – 1976. - № 9. – с. 278.

Хаким С. В поэзии и в прозе//Сов. Татария. – 1977. – 8 дек.

Кобяков А. “Преклоняйся только перед землей, матерью и любимой...”//Респ. Татарстан. – 1977. – 29 дек.

Валеев М. Порывы души человеческой //Сов. Татария. – 1979. – 28 янв.

Мустафин Р. Человек и его дело//Лит. обозрение. – 1979. - № 6 

Малышев С. Ищу в людях света и тепла//Веч. Казань. – 1987. – 8 дек.

 
Мы используем cookie
Во время посещения сайта МАУК Чекмагушевская ЦМБ вы соглашаетесь с тем, что мы обрабатываем ваши персональные данные с использованием метрических программ.
Я согласен
Подробнее...