Бәян Гыйззәт

Бәян Гыйззәт


Бәян Гыйззәт


Әдәбият галиме, театр белгече hәм тәнкыйтьчесе Бәян Гыйззәт 1918 елның 16 июлендә Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Талбазы авылында игенче гаиләсендә туа. Өч яшендә әтисез калып, игенче тормышының авыр хезмәтен бала чактан ук үз җилкәсендә татып үскән үсмер егет авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Уфа медицина институтының рабфагына укырга керә. Ләкин рабфакны тәмамлагач, медицина буенча китәргә теләми, матур әдәбиятка hәм сәнгатькә мәхәббәт аны Казан дәүләт педагогия институтына алып килә. 1941 елда институтны тәмамлагач аны аспирантурада калдыралар. Әмма анда да озак укырга туры килми, сугыш башланып, 1941 елның декабрендә ул фронтка озатыла. Көнбатыш, Өченче Белоруссия фронтларында барган канлы бәрелешләрдә катнаша, яралана, госпитальдә дәваланып чыккач хәрби мәктәпне бетереп, офицер сыйфатында янә фронтка җибәрелә. Фронттагы батырлыклары өчен Б. Гыйззәт ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены hәм берничә сугышчан медаль белән бүләкләнә.

1946 елны армия хезмәтеннән кайткач, Б. Гыйззәт Казанда Татар дәүләт акдемия театрына әдәби бүлек мөдире булып эшкә керә. Бер үк вакытта СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы каршындагы Тел, әдәбият hәм тарих институтының аспирантурасында укуын дәвам иттерә hәм 1951 елда “Гафур Колахмәтовның иҗаты” дигән темага диссертация яклап, филология гыйлеме буенча кандидатлык дәрәҗәсе ала.

Бәян Гыйззәтнең әдәби- гыйльми эшчәнлеге тулысынча диярлек татар театр сәнгате hәм татар драматургиясе белән бәйле. Аның драматургия hәм театрга кагылышлы күләмле тикшеренүләре, тарихи хезмәтләре “Егерменче йөз башында татар әдәбияты” (1954), “Татар советы әдәбияты тарихы”(1960), “Заман сулышын тоеп” (1967), “Татар совет театры”(1975),”Октябрьгә кадәре татар театры”(1989), “Татар әдәбияты тарихы”(1965), күптомлы “Күпмилләтле совет әдәбияты тарихы”(1972) басмаларында урын ала. Мәскәүдә Сәнгать тарихы институты әзерләгән “Совет драма театрлары тарихы” исемле алты томлык күмәк хезмәттә дә ул, авторларның берсе hәм редколлегия әгъзасы буларак, татар театрының үсеш этапларын яктырткан гыйльми очерклары белән катнаша. Болардан тыш галимнең драматургия hәм театр сәнгате турындагы мәкаләләре төрле җыентыкларда, әдәбият дәреслекләрендә, с¢нгать hәм театрга бәйле белешмәлек, энциклопедия басмаларында, көндәлек матбугат сәхифәләрендә күпләп басылган.

Фәнни- әдәби иҗат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Б. Гыйззәт “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә, шулай ук аңа “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 1991 елның 25 маенда Казан шәhәрендә вафат була.

Б. Гыйззәт – 1957 елдан Татарстан Язучылар белеге әгъзасы.

 

Төп басма китаплары:

ХХ йөз башында татар әдәбияты: очерклар/ сост. Г. Халит, Х. Хисмәтуллин. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 385 б.

Драматург Таҗи Гыйззәт: монография . – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. – 110 б.

Заман сулышын тоеп: бугенге әдәбиятыбыз турында /соавт.Ф. Мусин, З. Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 204 б.

Гафур Колахмәтов (1881- 1918): тормышы hәм иҗат юлы турында кыскача очерк . – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. . – 40 б.

Октябрьгә кадәре татар театры: очерклар/соавт. І. Мәхмүтов, И. Ильясова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 399б.

История татарской советской литературы /соавт. Н. Гиззатуллин, Х. Хайри, Г. Халит. – М.: Наука, 1965. – 578 с.

 

Иҗаты турында:

Гайнуллин М. Әдәбият hәм сәнгать белгече //Казан утлары. – 1968. - № 7. – 132- 133 б.

Мәхмүтов Һ. Тынгысыз галим//Татарстан яшьл¢ре. – 1978. – 15 июль.

Халитов Ф., Арсланов Г. Иҗат дәрте белән янып //Соц. Татарстан. – 1978. – 13 июль.

Әхтәмов Ш. Бәян Гыйззәт хатлары//Казан утлары. – 1998. - № 7. – 144- 149 б. 

Гаташ Р. Талбазының күркәм кешесе...//Р. Гаташ. Шигърият синең хакка!... – Казан: Мәгариф, 2003 . – 92- 95 б.

 
Мы используем cookie
Во время посещения сайта МАУК Чекмагушевская ЦМБ вы соглашаетесь с тем, что мы обрабатываем ваши персональные данные с использованием метрических программ.
Я согласен
Подробнее...